Мин кияүдә, ике балам бар. Зурысына 3,3 яшь, бакчага йөри, бертуктаусыз салкын тиеп авырый, шуңа күрә 1 яшьлек энесенә гел чир йога. Өй балалар тавышыннан гөж килеп тора. Олы кызыбыз энесе туганчы тыныч иде, кечесе тугач, юкка-барга елый, көйсезләнә башлады. Ә кечкенә улыбыз – тумыштан ук бик елак, көйсез бала, гел чар-чар кычкыра, начар йоклый.
Улыбыз тугач, өйдә дә, ничектер, бар да үзгәрде. Ирем белән гел ачуланыша башладык, югыйсә моңа кадәр бөтенләй ызгышлар булган юк иде. Мин балалар белән бернигә өлгермим, ә ирем минем ни белән мәшгуль булуымны аңламый, балаларга да кычкыра башлады. Ул проблеманы нидә булуын аңламый, иртән эшкә китә, кич кенә кайта, ә миңа балаларны йокларга яткырырга вакыт җиткән була. Шуңа ул бернинди проблеманы да күрми, аңламый.
Мин «Сервис һәм туризм» факультетында 3 курс укыдым, ләкин олы кызыбыз тугач, укуны ташладым. Укыганда, вакытымны бушка уздырам, бу – минеке түгел, вакытны юкка әрәм итәм, дип уйлый идем. Кияүгә чыгу һәм балалар табу минем өчен хыял булды, ә менә әзер моның иң куркыныч, авыр нәрсә икәнен аңлыйм. Элекке группадаш кызларымның ничек яшәгәнен социаль челтәрләрдән карап барам һәм күз яшьләре белән елыйм. Менә аларда тормыш ичмасам!
Әле алар укыганда ук языша идек һәм аларның студент тормышы турында сөйләүләреннән көнләшә идем. Ә хәзер алар укып бетерде, эшкә урнаштылар. Бер дус кызым Сочига ук китте һәм анда затлы кунакханәдә администратор булып эшли. Башкалар да актив тормышта яши: төрле-төрле очрашулар, сәяхәтләр, күңел ачулар!.. Ә миндә – бала-чага тавышы, маңка-ютәл, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эш, бернәрсәдән канәгать булмаган ир. Мин иремне күралмый башладым бугай инде...
Әйе, мин үзем гаепле, болай иртә, өстәвенә, бер-бер артлы бала табарга кирәкми иде. Икенче тапкыр балага узуым очраклы булды – циклым бозылды, ә инде мин җитешеп табибка барып җиткәндә, балага узган идем. Баланы төшертү турында уйлап та карамадым. Иремнең телефоннар һәм шуның ише товарлар сата торган кечкенә булса да кибете бар, акмаса да тамып тора, дигәндәй, шулай да, балда-майда йөзмибез, шактый тыйнак яшибез. Ирем, безнең бар да әйбәт, ашарга, киенергә бар, артыгы кирәкми, дип саный. Әйтерсең, булган кием һәм ризык – хыялларның чиге.
Мин үземә иң арзанлы кием-салым алам, беркая чыгып йөрмим, спортзалга яки чәчтарашка баруны ирем минем өчен артык, кирәкмәс эш, юкка акча туздыру, дип саный. Тизрәк эшкә чыгасым, укуны дәвам итәсем килә, тик, кызганыч, бу – барып чыкмаячак. Ике балам да гел чирләп торса, бер генә җирдә дә мине озак эшләтмәячәкләр. Минем, әлбәттә, белем аласым, укыйсым килә, тик ирем, без икебез дә эшләргә тиеш, дип саный.
Әни дә мине аңламый, «маеңа чыдаша алмыйсың» дип ачулана. Имеш, ирем, ике балам бар, бар да яхшы. Мин зарлана башласам: «Бер дигән яшисең, бөтен нәрсәң бар, шөкер әйтеп, посып кына яшә», – дип, кирегә сукалый башлый. Мине юкка зарлана дип уйлый инде ул, янәсе, миңа ирем ярдәм итә бит, ә күпләргә мондый «бәхет» тәтеми. Юк, ирем миңа ялларда, мөмкинлеге булганда ярдәм итә, анысына да рәхмәт.
Ялларда ул гадәттә өйдә, безнең белән, кызыбызны аеруча ярата. Кызыбыз да әтисе белән булганда үзен тыныч тота, еламый, көйсезләнми. Ирем эчми, кул күтәрми. Тик нишләп шулай авыр соң? Әйтерсең, бала тапкач, мин башка кешегә әверелдем, мондый тормышның минем өчен булмавын, миңа рәхәтлек бирмәвен аңладым. Ничек үзем теләп шушындый тормышка ризалаштым, ул вакытта башым кайда булды икән соң? Кияүгә чыккач акыл керде бугай, иремне дә яратмый башладым кебек, аны күрәсем дә килми. Тик хәзер елап-сыктап утырудан нинди файда һәм нәрсә эшләргә?