Иртә уңыш алу өчен яшелчә орлыкларын кайчан утыртырга?
Теплицада үстерү өчен помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең бер өлешен февраль башында ук утыртырга мөмкин.

Кышның соңгы аена кергәндә һәвәскәр бакчачылар җәйге яңа уңыш турында кайгырта башлый. Яхшы сортлы орлык сайлый, туфрак әзерли. Ә инде теплицада үстерү өчен помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең бер өлешен февраль башында ук утыртырга мөмкин. Бу хакта «Кызыл таң» яза.
Быел бигрәк тә февраль башы чәчү эшләре белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы көннәр санала. 1-3 февраль көннәрендә үсеп килүче Ай Үгезбозау йолдызлыгында булачак. Андый көннәрдә чәчкән орлыклар тиз шытып чыгачак һәм алар яхшы үсентеләр бирәчәк һәм мул уңыш алуга ярдәм итәчәк.
Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итү мөһим.

Ә инде белгечләр киңәш иткәнчә, теплицага алдан утырту өчен помидорның «Сибирский скороспелый», «Андромеда», «Малиновый сюрприз», «Пышка» кебек иртә өлгерә торган сортларын сайларга кирәк.