Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәнге фаҗигадә ике балалы бер гаилә янып үлә язган

Ир белән хатын, ике бала үз коймалары аша чыга алмый интеккән. Кыз бала, әни кеше пешеп беткән.

news_top_970_100
Иртәнге фаҗигадә ике балалы бер гаилә янып үлә язган
Башкортстанның Кара Идел районындагы Кара Идел авылында бер гаилә янып үлә язган. Бу турыда "Башинформ"хәбәр итте.

24 сентябрьдә иртәнге дүртләр тирәсендә йортта янгын чыккан. Коткаручылар килгәнче, гаилә ике баласын уттан алып чыкан. Әниләре тәрәзәдән чыгып котылган. Ләкин гаилә ут капкынына эләккән. Үз коймалары аша чыга алмый интеккәннәр. Янгын сүндерүчеләр койманы сүтеп, агачны кисеп кенә, гаиләне коткарган. 

"Башинформ" агентлыгына коткаручылар фаҗига турында сөйләгән. Янгында әниләре һәм 15 яшьлек кыз пешкән. 5 яшьлек улларын әтиләре үз гәүдәсе белән каплап коткарган. Бала имгәнмәгән.

30 минут эчендә янгынны сүндергәннәр. 100 квадрат метр мәйданда түшәм, түбәләр янып беткән.   

Янгын электр үткәргеченнән чыккан, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100