Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәнге фаҗига: Ике бала һәм алты олы кеше янып үлгән

Мәрхүмнәр арасында 5 һәм 10 яшьлек балалар бар.

news_top_970_100
Иртәнге фаҗига: Ике бала һәм алты олы кеше янып үлгән
https://perm.sledcom.ru

Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәренең Пушкин урамындагы шәхси йортта бүген иртән янгын чыга. Биредә ике бала, алты олы кеше мәете табыла. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Шәхси йортта янгын вакытында сигез кеше үлеме буенча җинаять эше ачылды. Тикшерү версиясе буенча, 1 майда бер катлы агач йортта янгында сигез кеше, шул исәптән 2011 һәм 20016 елда туган балалар һәлак булды», — диелә ведомство хәбәрендә.

Янгын 120 квадрат метр мәйданда була. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

РЕН ТВ каналы мәрхүмнәр исемлеген ачыклаган:

  • Артем В., 2016 елда туган;
  • Татьяна Т., 2011 елда туган;
  • Эдуард Т., 2001 елда туган;
  • Надежда К., 1955 елда туган;
  • Галина В.;
  • Екатерина Я.;
  • Егор К.
  • Билгесез кеше.

Канал белешмәсе буенча, бу йортта яшәүче гаилә аз керемле буларак хисапта торган. Йорт хуҗасы Галина В. Ул мәрхүм балаларның анасы. Аның бергә яши торган ире фаҗига вакытында өйдә булмый. Йорт һәм аның янындагы барлык каралты-куралар янып беткән, диелә бу хәбәрдә.

Пермь өлкәсе прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Якынча версия буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100