news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртән нәрсә эшләргә ярамый?

Табиб әйтүенчә, иртәнге сәгатьләрдә кофе яки әфлисун согы эчәргә һәм физик күнегүләр ясарга киңәш ителми.

news_top
Иртән нәрсә эшләргә ярамый?
pixabay.com/ru

Табиб Мириам Стоппард сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган иртәнге гадәтләрне атады. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, уянганнан соң ук физик күнегүләр ясарга тырышырга кирәкми. Спорт белән саксыз шөгыльләнү умыртка баганасының җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин, дип кисәтә Стоппард.

Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кофе яки әфлисун согы эчәргә киңәш ителми. Бу эчемлекләр кандагы шикәр күләмен бик нык арттыра. Медик бу эчемлекләрне эчәр алдыннан башта иртәнге ашны ашарга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар