news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртән нәрсә ашарга ярамый?

Диетологлар иртән ач карынга ашарга ярамаган ризыклар исемлеген төзегән. 

news_top
Иртән нәрсә ашарга ярамый?

Әлеге исемлекне "Здоровье" журналы тәкъдим итә. 

Банан һәм йогурт

Бананда бик күп магний бар һәм иртән банан ашау гадәте кальций-магний балансы бозылуга китерергә мөмкин. Ә бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы тудыра. Ә йогурт буш ашказанына эләккәч, өлешчә үзенең файдалы үзлекләрен югалта. Шуңа күрә аны ашап соң ике сәгать узгач кына яки йоклар алдыннан ашарга кирәк.

Апельсиннар

Ач карынга ашалган апельсиннар гастрит яки аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Хөрмә һәм помидор

Бу ике ризыкта да пектиннар һәм дубиль кислоталар бик югары күләмдә. Алар ашказаны ташлары китереп чыгарырга мөмкин.

Сарымсак, консерваланган һәм ысланган продуктлар гастроспазм барлыкка китерә.

Кыяр, борыч һәм кәбестә ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра.

Баллы бәрәңге ашаганнан соң ашказанында “авырлык” тоярга мөмкин.

Шулай ук баллы эчемлекләрдән дә баш тартырга кирәк. Ашказаны асты бизе кирәкле күлмәдә инсулин эшләп чыгара алмаячак. Ә бу кандагы шикәр микъдары кисәк артуга һәм серкә-селте балансы бозылуга китерә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар