Иртән эшкә баручы кондуктор хатынны яшь егет чәнчеп үтергән
22 яшьлек егет тукталышта басып торучы 59 яшьлек хатынга һөҗүм иткән, аннары җинаяте турында апасына барып сөйләгән.
Башкортстанның Ишембай шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачылды. Аны кеше үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 22 декабрьдә иртәнге якта Стәрлетамак шәһәрендә тукталышта хатын-кыз табыла. Аңа пычак белән кадаганнар, хатын каты яраланган һәм урында ук үлгән. Аннары мәрхүмәнең сумкасы югалуы да ачыклана.
Шул ук көнне иртәнге якта полициягә хәбәр килә. Стәрлетамакта яшәүче хатын-кыз үзенең энесенең кеше үтерүе турында сөйли. Егет апасының өенә килгән һәм бер хатынны үтерүен әйткән. Бирегә хокук саклаучылар килә һәм егетне тоткарлыйлар.
Тикшерү версиясе буенча, иртән-иртүк бу егет Артем урамындагы тукталышка килә. Биредә ул 59 яшьлек хатынны очрата. Хатын кондуктор булып эшләгән. Ул эшкә барырга транспорт көтеп тора торган булган. Егет бу хатын белән сөйләшә башлый, аннары берничә тапкыр пычак белән кадый. Егет корбанының сумкасын талап ала һәм качып китә. Ул апасының өенә килә һәм җинаяте турында сөйләп бирә.
Тикшерү эшләре бара, дип аңлатканнар ведомствода.