Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртән баш авырту нинди куркыныч авыру турында кисәтергә мөмкин?

Анальгетиклар эчкәч тә, баш авырту бетмәсә, тикшеренергә кирәк.

news_top_970_100
Иртән баш авырту нинди куркыныч авыру турында кисәтергә мөмкин?
https://pixabay.com

Мәскәү фәнни-тикшеренү онкология институтының нейрохирургия бүлеге җитәкчесе Антон Зайцев «Говорит Москва» радиосына интервьюда баш мие яман шеше турында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, баш авырту, аеруча иртәнге якта, онкология авыруының иң еш очрый торган билгесе, ләкин башка симптомнар да бар.

«Гомуми сиптоматика — баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, косу. Төп симптоматика — пациентлар сүзләрне әйтә алмый башлый, алар сөйләмне аңламый, аяк-куллар хәлсезләнә», — ди Зайцев.

Шеш бик тирәндә урнашса, ул бик озак беленмәскә дә мөмкин. Анальгетиклар эчкәч, баш авырту бетмәсә, диагностика ясарга кирәк. Баш мие яман шеше барлыкка килү сәбәпләре төгәл ачыкланмаган, тик алар баш травмалары белән бәйле түгел — монысы төгәл, ди табиб. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100