Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртән ач карынга нинди су эчәргә кирәк?

Иртән эчә торган су билгеле бер температурада булырга тиеш

news_top_970_100
Иртән ач карынга нинди су эчәргә кирәк?
pixabay.com/ru

Ач карынга эчелгән су организмга уңай йогынты ясый. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында диетолог, гастроэнтеролог Нурия Дианова сөйләде.

«Иртән су эчү чыннан да файдалы гадәт, ул организмны уятырга ярдәм итә. Организмдагы бөтен процесслар эшли башлый, ашказаны эшчәнлеге яхшыра, кешенең кәефе күтәрелә, тән тиресе чистара, микрофлорасы яхшыра. Гастроэнтерология ягыннан караганда исә, иң төп рефлексларның берсе — ашказаны-эчәклек эшләп китә, ягъни ач карынга эләккән су эчәклекнең перистальтикасын эшләтеп җибәрә», — диде табиб.

Әмма иртән эчә торган су билгеле бер температурада булырга тиеш, дип кисәтте табиб.

«Монда бер нечкәлек бар — су бүлмә температурасында булырга тиеш, су салкын булмасын. Бигрәк тә эч кату проблемасы булганда салкын су эчәргә ярамый. Ә эч авыртса, су җылырак булырга тиеш», — диде Нурия Дианова.

Суга лимон, әфлисун согы да өстәргә була. Әмма кайбер авырулар булса, моны эшләргә киңәш ителми.

«Лимон согы өстәлгән су ашказаны белән проблемалар булмаганда яхшы тәэсир бирә. Әгәр инде ашказаны-эчәклек трактында проблемалар бар икән, мондый су (бигрәк тә салкыны) спазмнар, эч авырту китереп чыгара, панкреатит, холецистит авырулары барлыкка килергә мөмкин», — дип кисәтте табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100