Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртә» картинасындагы кызның мәхәббәт тарихы

«Иртә» картинасын күпләр хәтерлидер: иртәнге кояш нурлары тулган бүлмәдә ябык кына кыз бала зарядка ясый. Мәктәп укучылары бу картина буенча иншалар яза, кыз өчен исем, әти-әнисен, аңа шөгыль уйлап таба…

news_top_970_100
«Иртә» картинасындагы кызның мәхәббәт тарихы

Бу кызның исеме Лена була. 1954 елда аның әнисе, рәссам Татьяна Яблонская Ленага 13 яшь булганда шушы картинаны ясый. «Иртә» картинасында аларның Киевтагы коммуналь фатирларындагы бүлмә сурәтләнгән. Рәсемдә бу бүлмә шактый гына матур күрсәтелсә дә, чынлыкта исә гаилә бик ярлы яшәгән була, хәтта Лена һәм аның апасы классташларын, дусларын да кунакка чакыра алмаган, чөнки фәкыйрь тормышларыннан бик оялганнар.

Бу картина искиткеч уңышка ирешә, «Иртә»нең репродукцияләре һәр икенче фатирда диярлек эленеп тора. Әмма рәссам ханымга бу акча китермәгән. Кызларын ул ялгыз тәрбияләгән. Аның ире дә рәссам булган, әмма алар аерылышкан.

Лена рәссам Татьяна Яблонскаяның үзенең әнисе булуын беркемгә дә әйтми, ул әтисенең фамилиясе белән (Отрощенко) йөргән. Мактану аның өчен әрсезлек, әдәпсезлек булып тоелган, ә үзен ул «соры тычкан» дип санаган һәм күзгә бәрелеп тормыйча, күләгәдә, читтә калуны хуп күргән. 

Ә бу вакытта континентның икенче бер почмагында, Алма-Ата шәһәрендә 14 яшьлек Арсен Бейсембинов «Иртә» картинасын үзенең караваты башына элеп куеп, аңа хозурланып яшәгән. Ул әлеге рәсемгә карап гел шундагы кыз турында уйлана — башкаларга охшамаган бу үзенчәлекле кыз кайда яши икән? Һәм гомумән, ул кыз чынлыкта бармы, әллә аны рәссам уйлап кына тапканмы? Бу балаларча гыйшыклык берничә ел дәвам иткән. Арсен үзе дә рәсем ясарга яраткан, рәссам булырга хыялланган, бәлки шуңа күрә картинадагы кызны күзәтергә яраткандыр. Ул мәктәптә укып бетергәч, Мәскәүгә килә, Строгановкага — Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесына укырга керә.

Һәм шушы мизгелдә гаҗәеп очраклылык килеп чыга: Лена да мәктәпне тәмамлап, Киевтан Строгановкага килә.

Арсен училищега бик җиңел керә — ул мәктәпне алтын медальгә бетергән була. Ә Лена конкурсны көч-хәлгә генә уза. Арсен курстагы иң яхшы студент була. Кызганыч, Лена яхшы уку белән мактана алмый. Шулай да алар шундук дуслашып китә һәм тиздән аерылгысыз дусларга әйләнәләр. Дуслык мәхәббәткә әверелә.

Алар озак очрашып йөри, ә соңыннан Арсен Ленаны Алма-Атага алып кайта. Аның бүлмәсендә карават башында «Иртә» картинасының репродукциясе эленеп торган була.

Һәм шунда гаҗәпкә калган Лена: «Беләсеңме, бу картинадагы кыз — мин», - дип әйтә.

Арсен исә шатлыгыннан нишләргә белми. Ул да әлеге картинаны үзенең талисманы булуын әйтә.

Шушы сүзләрдән соң Ленаның бер генә шиге дә калмый. Алар Арсен белән өйләнешә һәм Казахстанга кайтып китәләр. Бер-берсен бик яратып, яшәүнең ямен-тәмен табып, бик бәхетле яшиләр алар. Балалар китапларына, мультфильмнарга рәсемнәр ясыйлар, улларын тәрбиялиләр. Кырык ел гомерләре бер көн кебек кенә үтә дә китә.

2000 елда Арсен начар авырудан вафат була. «Иртә» картинасындагы кыз ялгыз кала… Ә теге репродукцияне алар күченгән вакытта югалта. Әмма Лена үзенең икенче бер портретын гомер буе кадәрләп саклый. Аны танышкач та Арсен карандаш белән сызгалап биргән була. Ә артына: «Мин сине яратам, бу рәсемне ташлама», - дип язылган була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100