Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Иртә белән - кич белән". Милли киемнән һәм ярымшәрә фотога төшкән Гөлсудан көләләр

Биюче, визажист Гөлсу Ганиуллинаның бер-берсеннән нык аерып күзгә ташланып торган фотолары шаяру объектына әйләнгән.

news_top_970_100
"Иртә белән - кич белән". Милли киемнән һәм ярымшәрә фотога төшкән Гөлсудан көләләр
instagram.com/alexgulsu/

"Татарча җырлар" каналында "җырлы гаилә" вәкиле Гөлсу Ганиуллинаның бер-берсенә капма-каршы образдагы ике фотосыннан коллаж ясаганнар. "Иртә белән" Гөлсу милли киемнәрдән тыйнак татар кызы, ә төнлә исә чишенеп фотога төшкән "замана кызы".

Гөлсуның Инстаграм аккаунтына Исхак Хан кереп оялаган һәм фотоларына башлыча ул комментарийлар яза. "Без мәхәббәтне порошокка әйләндереп очырабыз" дигән фотосына Исхак Хан: "Син мине чакыр, мин синең аякларың астында ятам. Кояш астындагы болытлар кебек... Яратам... Кайчандыр син мине яратырсың дип ышанам. Миңа 90 яшь булгач, яныңа кайтам һәм акыл иясенә әйләнәм. Шул чагыңда син мине яратырсың. Ә порошокны синең хисләреңне җимергән кешегә кайтар. Мин сине бөтен җиреңнән дә үбәм", - дип язган.

Гөлсу тагын бер интим дип әйтерлек фотосы астына ике төрле аңлап була торган комментарий язган. "Менә тоже заправьте" диелгән анда. Моны "бензин салыгыз" дип тә, башкача да аңлап була.

Анысына Инстадуслары күпләп язган: "Нәрсә белән? Уран беләнме?" "Ммм да... Утырып уйлап карадым, сүзләр таба алмадым".

Билгеле инде, Исхак Хан да язган. "Кара төн безнеке. Син һәм мин генә. Мин вәгъдә иткәнчә. Синең күкрәгеңдәге чәчәкне назлыйсым килә. Синең белән мин - ут һәм су кебек. Син ут, мин су. Дөрес, мин янәшә басып та торырлык түгел".

Җырчы, визажист, "җырлы гаилә"дә туган кыз туганнарның берсе Гөлсу Ганиулланың әхлакый һәм милли фотолары да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100