news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ирония судьбы» татарча: Марат Яруллин, Асылкаеваны ташлап, Ильмира Нәгыймовага китә

news_top
«Ирония судьбы» татарча: Марат Яруллин, Асылкаеваны ташлап, Ильмира Нәгыймовага китә
видеодан скриншот

Татар эстрадасы артистлары катнашында «Ирония судьбы, или С легким паром» фильмының татарча версиясе чыкты. 20 минутлык «Әллә язмыш, әллә ялгыш» фильмының сценарий авторы – Альберт Шакиров, режиссеры – Марсель Махмутов.

Яңа ел төнендә Марат Яруллин әнисенә (рольне Маратның әнисе Рафия Яруллина уйный) өйләнергә җыенган кызы Заринаны алып кайтып күрсәтергә вәгъдә бирә. Әмма, традиция буенча, дуслары белән мунчага китеп бара, Данир Сабиров һәм башка сәхнәдәшләре белән Яңа ел кичен «шәп» итеп башлаганнан соң, ялгыш кына Чаллыга, Ильмира Нәгыймова фатирына килеп эләгә. Ә Нәгыймова аннан алда гына сөйгәне Габделфәриткә (Ринат Яруллин) Марат Яруллин концертына барасы килүен әйткән була. Һәм менә сиңа көтелмәгән сюрприз – аягында да басып тора алмаган, исерек Марат Яруллин фанаткасының фатирына үзе үк килеп керә.

Алга таба вакыйгалар нәкъ фильмдагыча дәвам итә. Кинәт кайтып кергән Габделфәрит Ильмира белән Маратны бергә күреп, тавыш чыгара. Маратны өйдә әнисе белән сөйгәне Зарина Асылкаева көтә. Ә Марат Яңа елны, ялгыш кына очраткан Ильмирасы белән, Чаллыда каршылый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Очсыз иярү булган бу,җәмәгать.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар