«Ирония судьбы, или С легким паром» йолдызы Андрей Мягков вафат
Халык артисты Андрей Мягков «Сказе про Федота-Стрельца», «32-е декабря», «Ирония судьбы. Продолжение» киноларында да төшкән иде.
Совет һәм Россия актеры Андрей Мягков 82 яшендә вафат булган. Бу турыда Чехов исемендәге МХТ театрына сылтама белән РИА Новости язды.
Театр һәм кино актеры, режиссер, РСФСРның халык артисты Андрей Васильевич Мягков 1938 елның 8 июлендә Санкт-Петербургта туган.
1975 елда Эльдар Рязановның «Ирония судьбы, или С легким паром» фильмында уйнаганнан соң, ул бик зур популярлык казана. 1977 елда Рязановның «Служебный роман» фильмындагы Новосельцев роле белән дә таныла.
Мягков «Сказе про Федота-Стрельца», «32-е декабря», «Ирония судьбы. Продолжение», «Туман рассеивается» һәм башка киноларда төшкән.