news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ирне калдырып китмиләр!» - Рузилә Хәертдинова Яңа елны гаиләсеннән башка каршылаган

Җырчы Рузилә Хәертдинова Яңа елны гаиләсеннән башка, дус кызы белән Сочида каршылаган. Инстачыларны бу гаҗәпкә калдырган. Алар әле дә сорауларын җибәрә икән.

news_top
«Ирне калдырып китмиләр!» - Рузилә Хәертдинова Яңа елны гаиләсеннән башка каршылаган
Рузилә Хәертдинованың Инстаграм аккаунтыннан

«Яңа елны кызыгыз һәм ирегездән башка каршы алдыгызмы? Ничек тыныч күңел белән гаиләсез ял итеп була ул?» — дип кызыксынган кайбер инстачылар.

«Күз алдына китерәсезме? Әйе! Күңелем тыныч булмаса, китмәгән дә булыр идем. Аллаһка шөкер!» — дип җавап кайтарган җырчы.

 «Ирне калдырып китмиләр инде! Нинди мода ул, уффф! Кызык сез, Рузилә!» — дип ачуланган берсе.

«Модадан калышып булмый бит инде. Һәрнәрсәдән позитив күрә белергә кирәк. Яңа еллар белән сезне!» — дигән Рузилә Хәертдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар