news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирне, хатынны һәм аларның улын танышлары үтергән

Өч кешене үтерүдә шикләнеп 30 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.

news_top
Ирне, хатынны һәм аларның улын танышлары үтергән

Мәскәү өлкәсендәге Луховицы шәһәрендә өч кешене үтерүдә гаепләп бер ир-атны тоткарлаганнар. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Моңа кадәр дә хөкем ителгән 30 яшьлек кеше ир белән хатынны, аларның улын үтергән дип шикләнәләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, шимбә көнне Луховицының Белоомут бистәсендәге бер йортта бу кеше ирле-хатынлы гаилә, аларның улы белән спиртлы эчемлекләр эчеп утыра.

Бер мизгелдә үтерүдә шикләнелүче ир-ат йорт хуҗасы белән талаша тотына һәм пычак белән күп тапкыр кадый. Шуннан соң аның хатынын һәм улын да үтерә. Өч кеше дә урында ук җан бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сорау алу вакытында бу кеше гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар