Эштән соң Гөлсинәнең азык-төлек алырга кибеткә керәсе бар. Бер ел элек ире эшен югалтканнан бирле, кибеткә барулар аңа бер дә ошамый башлады.
Ул аласы килгән һәм ала алган әйберләр бернинди үзгәрешсез икесе ике төрле була иде. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Пакетка иң арзанлы әйберләрне тутырды да, Гөлсинә уйлана-уйлана өенә таба атлады. Тагын күпме чыдар ул? Әле бит теге каһәр суккан кредитлары да бар...
Булачак ире Ринат белән алар институтта танышты. Гөлсинә аңа беренче курста укыганда ук гашыйк булды, ә Ринат кызга нибары өченче курста укыганда гына игътибар итте. Укып бетергәч өйләнештеләр. Гөлсинәнең әтисе аларга үзенең бер бүлмәле фатирын бүләк итте, ә үзе дачага күченде.
Ринат бик уңышлы гына эшкә урнашты, хезмәт хакы бик яхшы чыкты аның. Гөлсинә дә эшләде, әмма хезмәт хакы иренекенә караганда өч мәртәбә азрак булды. Икесенең дә хезмәт хакы җитеп бара анысы, әмма кредитлар да алгаладылар. Гөлсинә кредит алмыйча да бик рәхәтләнеп яшәр иде дә, әмма Ринатка бөтен әйбер дә яхшыдан-яхшы гына кирәк шул. Телевизорның да зуррагы, ноутбукның да кыйммәтрәге кирәк, егерме меңлек телефон белән йөрүеңне хезмәттәшләр дөрес аңламас – һичшиксез илле меңлеген алу мәҗбүри.
Аннары Ринатны эшеннән кудылар. Эш эзли башлады, әмма теге эшендәге кебек үк хезмәт хакы тәкъдим итүчеләр генә юк, ә аз акчага эшләргә үзе теләмәде. Керем күләмен төшерү – аның дәрәҗәсенә туры килми.
Гөлсинә дә аны аңлый, ире өйдә утырганда һәм үзенә лаеклы эш эзләгәндә, коммуналкага, азык-төлеккә һәм кредитка ул түләргә мәҗбүр булды. Әгәр ул ирен азрак яратса, барысы да башкача булыр иде, мөгаен. Ә алар гаиләсендә Гөлсинә ныграк ярата. Ринат та моны белә, һәм ни кызганыч, шулай тиеш дип кабул итә.
Ишекне ачты да Гөлсинә фатирга узды. Күренеш гадәттәгечә: Ринат диванда ноутбук кочаклап ята, уеннар уйный. Тирә-ягында пычрак тәлинкәләр һәм эчелеп бетмәгән чәе калган чынаяклар таралып ята.
«Сәлам, – диде Гөлсинә. – Эш белән ничек анда? Вакансияләр карадыңмы?»
«О, сәлам, кайтканыңны сизмәгәнмен дә, – диде Ринат, ноутбук экраныннан күзен алмый гына. – Әй, көне буе эш эзләдем, әле менә бер ярты сәгатькә ял итеп алыйм дигән идем. Туры килгән берни дә юк».
«Бөтенләй бернәрсә дә юкмы? Ә кичә мин тәкъдим итеп караган ике вакансияне карадыңмы соң? Аларда нәрсә?» – дип кызыксынды Гөлсинә.
«Анда хезмәт хакы яңа эшли башлаган кешеләрнеке кебек кенә. Андый хезмәт хакы өчен артымны диваннан да күтәреп азапланмыйм мин. Минем дәрәҗәм башка, аңлыйсыңмы? Бераз сабыр ит инде, юньлерәк урын табачакмын. Син миңа ышанасыңмы?» – диде Ринат.
«Ышанам, – дип авыр сулады Гөлсинә аягының чыланганын уйлый-уйлый. Ә яңа сапоги алу турында уйлап та булмый иде...
Хатын чынаяклар белән тәлинкәләрне алды да кухняга чыкты. Бу мизгелдә аңа тормыш шундый өметсез булып тоелды. Тавыш чыгарырга була, әмма нинди мәгънә? Гөлсинә ирсез калырга әзер түгел иде.
Өстәвенә, кайнанасы да: «Барысы да әйбәт, Ринатның әтисе дә яшь чагында акчага гел домино уйный иде», – дип тәкрарлап тора. Залдагы яңа мебельне оттыргач, өч ай идәндә йоклаган, шуннан соң акылга утырган икән. Һәм менә, барысы да яхшы, алар гаиләләрен саклап калганнар.
Гөлсинә домино уйнау белән эшлисе килмәү теләге арасында бәйләнеш күрми, әмма, гаиләне сакларга кирәк, дигән сүз белән килешә.
Ә менә үз әнисе белән ачуланышып бетте Гөлсинә. Тәвәккәл һәм ир белән аерылышудан куркып тормый торган Мәсгудә апа кызын эт итеп сүкте. Өч тиенгә яраксыз ирен куып чыгарырга һәм матди проблемалары булмаган, компьютер уеннарына чуммаган нормаль ир эзләргә кушты. Кушты гына түгел, ә таләп итте.
Гөлсинәнең инде андый ирне табып, бер-берсен яратулары һәм элек яхшы яшәүләре, озакламый барысы да җайланачагы турында аңлатуларына әнисе пырылдап кына куя. Гөлсинәне «көчсез, йомшак холыклы» булуда гаепләде.
«Тик мин аны яратам бит, – дип уйлады Гөлсинә, әкрен генә елый-елый савыт-саба юганда. – Ул әйбәт кеше. Һәм һичшиксез эш табачак, бары тик авыр минутта аңа ярдәм итәргә генә кирәк. Без бит бер гаилә. Ә мин әлегә үземә өстәмә эш эзли алам. Әйе, шулай итсәм дөресрәк булыр».
Барысы да ничек булган, шулай дәвам итте. Гөлсинә эшләде, хәзер инде эштән соң да, ялларда да өстәмә эшләде, ә Ринат эш эзләгән булып кыланып ятты.
Бер елдан соң Гөлсинә бөтен кредитларын түләп бетерде. Ә тагын бер айдан соң алар аерылышты.
Бактың исә, Гөлсинә икешәр эштә ат кебек җигелеп эшләгәндә һәм ничек тә бурычлардан котылырга тырышып йөргәндә, Ринатка әнисе яшереп кенә акча биреп яткан икән. Гөлсинә өчен бу – түземлекнең соңгы тамчысы булды.
Гөлсинә, бәлки, алга таба да иренә ышанып, аны ашатып-киендереп яткан булыр иде, әмма үзеннән болай көлүләре, йөзенә төкерүләре аны чыгырыннан чыгарды. Уйламаганда-көтмәгәндә, барды да, аерылышырга гариза язды. Бер мизгелдә ул мондый тормышның файдасыз, мәгънәсез булуын һәм үзе «мәхәббәт» дип уйлаган нәрсәнең бетүен аңлады.
Шулай итеп Ринат әти-әнисе янына кайтып китте һәм инде хәзер аларның диванында ятып эш эзли. Гөлсинә үз фатирында кредитсыз-бурычсыз үзен бик яхшы хис итә. Әле бүген кышка яңа күн сапоги да алды. Димәк, кышын аяклары җылыда һәм корыда булачак. Шундый вак кына тоелган нәрсә дә Гөлсинәгә искиткеч зур бәхет иде.