Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирлек бурычын үти алмаган өчен, Айгөл Айдарны пычак белән чәнчеп үтергән

Ирлек бурычын үти алмаган Айдарны Айгөл кәстрүл белән кыйнап, пычак белән чәнчеп үтергән.

news_top_970_100
Ирлек бурычын үти алмаган өчен, Айгөл Айдарны пычак белән чәнчеп үтергән

«БашДТП» каналы Дүртөйледә булган үтереш турында яза.

34 яшьлек Айгөл 2 ел Айдар белән яшәгән һәм даими аны кыйнаган, әмма ир китмәгән. Бер кич алар өчен фаҗигале тәмамлана. Исерткечләр белән башланган «романтик кичә»дән соң, хатын үзен канәгатьләндерүне – секс таләп итә. Әмма ир, исерек булу сәбәпле, булдыра алмый. Ярсыган хатын аны кәстрүл белән кыйный башлый, башын сугып яра. Тавышка күрше керә. Хатын канцеляр пычак алып, күршегә яный, ул чыгып кача. Ир, үзе генә калгач, өй буйлап качып йөри, әмма хатын аны куып җитә һәм кадап үтерә. Ир шунда ук үлә.

Судта Айгөл үзенең сакланганын, бернинди дә гаебен булмавын әйтә. Әмма аларның тавышларына кергән күршесе ишеткәннәрен судта сөйли. Хатын 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә һәм ирнең әнисенә 1 миллион сум компенсация түләргә тиеш булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100