news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирлеген мыскыл иткән өчен, Казанда бер ир сөяркәсен пычак белән яралаган

Үпкәләгән ир, пычак алып, хатынның күкрәгенә суккан.

news_top
Ирлеген мыскыл иткән өчен, Казанда бер ир сөяркәсен пычак белән яралаган
Казанда бер ир сөяркә хатынын пычак белән яралаган. Ул үзенең "ирлек горурлыгын" мыскыл иткән хатынны имгәткән. Бу турыда Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте "Татар-информ"га хәбәр иткән.

Әлеге вакыйга Яңа Савин районында булган. Иркутскидан килгән 49 яшьлек ир сөяркә хатын белән салып утырган. Табын артында утырганда, бу хатын ирнең "ирлек горурлыгын" мыскыл итеп, сүз ычкындырган. 

Үпкәләгән ир, пычак алып, хатынның күкрәгенә суккан.

Шуннан соң ул үзе "ашыгыч ярдәм" чакырган. Бу ирне полиция тоткарлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар