Ир-атларның сәламәтлеге күп әйберләргә бәйле, шул исәптән туклану рационы да әһәмияткә ия. Бу турыда табиб уролог-андролог Артур Богатырев «Газета.ру»га сөйләгән.
Аның сүзләренчә, ир-атның туклану рационында аксым һәм витаминнарга бай ризыклар булырга тиеш. Бу – диңгез продуктлары, парда пешкән балык, тавык һәм сыер ите, майсызландырылган әчетелгән сөт ризыклары, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш, шикәр урынына бал, чикләвекләр.
Табиб ир-атларның потенциясе өчен мөһим 5 ризыкны атый. Беренче чиратта, мидияләр. Аларда витаминнар һәм микроэлементлар күп, алар ир-ат сәламәтлегенә аеруча файдалы. Бу – фосфор, селен, йод, марганец, фолий кислотасы, цинк, тимер һәм В витаминнары төркеме.
«Файдалы элементларның шундый җыелмасы бәрабәренә, мидияләр ашагач, сексуаль активлык көчәя (ярсу тизрәк була, җенси акт дәвамлылыгы арта), сперма сыйфаты, простата сәламәтлеге һәм эректиль функция яхшыра. Моннан тыш, касык өлкәсендә кан әйләнеше яхшыра», – ди табиб.
Шулай ук ул карабодай ярмасын да файдалы дип аңлата. Анда рутин күп була, ул кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, бу исә ир-атларның йөрәге һәм потенциясе өчен мөһим.
«Ир-атлар сәламәтлеге өчен сельдерей да файдалы. Ул кан әйләнешен, ферромоннар ясалуны һәм андростерон дәрәҗәсе арттыруны яхшырта, бу исә эрекция һәм җенси теләк яхшыруга китерергә мөмкин», – ди Богатырев.
Тагын бер киңәш – иртән кабак орлыклары ашарга кирәк. Көненә 1-2 аш кашыгы кабак орлыгы ир-ат сәламәтлеге өчен мөһим булган туклыклы матдәләрнең кыйммәтле чыганагы була. Цинк белән магний ир-атларда үсү гормоны һәм тестостерон дәрәҗәсе күтәрелүгә китерә. Бу исә потенциягә, простата сәламәтлегенә һәм гомуми халәткә уңай йогынты ясый, ди белгеч.