news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирләргә хатыныннан алимент таләп итү хокукы бирелде

news_top
Ирләргә хатыныннан алимент таләп итү хокукы бирелде
Салават Камалетдинов фотосы

3 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче әти кешеләргә балага гына түгел, үзенә дә алимент таләп итү хокукы бирелә. Хатын баласын караучы иренә акча түләргә тиеш була. Шундый законны 31 июльдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу турыда «Парламентская газета»га сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Моңа кадәр бары тик баланың анасы гына алимент таләп итә ала иде. Никахта яшәгәндә дә, аерылышкач та, хатынның судка бирү хокукы бар.

Мондый законны Архангельск өлкә җыены тәкъдим иткән. Андагы депутатлар барысы да, алиментлар буенча законнарны кабат карау кирәк, дип санаган. Депутатлар фикеренчә, намуссыз аналар кайсыбер очракта алимент акчасына яхшы гына яши, ә баласын карамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар