Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләргә ни җитми? (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Ирем белән гаиләбез яхшы безнең. Өйләнешүебезгә 10 ел. Ике балабыз үсеп килә, улларымны бер-бер артлы таптым. Ирем көн-төн эшләде, безне акча белән тәэмин итеп торды. Бәхетсезлек булыр дип башыма да китермәдем. Әмма бер шалтырату бар дөньяның астын-өскә китерде.

Беркөнне ниндидер таныш түгел номер шалтыратты, шулай да алдым.

«Исәнмесез... без таныш түгел. Мин сезнең ирегезнең сөйгәне. Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде», – диде бер хатын-кыз.

Тораташтай катып калдым. Көтмәгән идем. Хәер, мондый нәрсәне бер кеше дә шулай булыр дип көтеп утырмый торгандыр инде. Мондый хәбәрләр гадәттә көтмәгәндә килә. Ул мине ярата, улларыбыз өчен дә үлә язып тора. Һәм менә көтмәгәндә офыкта сөяркә пәйда булды. Бу таныш булмаган хатынның җанына үтеп керердәй сүзләр таба алмадым.

«Сез номерларны бутагансыз бугай. Сау булыгыз», – дидем дә трубканы куйдым.

Телефонымны тотып диванда күпме гомер утырганымны да хәтерләмим. Улларым йоклый иде. Башларын бер-берсенә терәгәннәр, олы улым энекәшен муеныннан ипләп кенә кочаклаган. Идиллия инде менә.

Иремнең ни өчен сөяркә табуы башыма сыймады. Безнең бар да яхшы бит. Көнкүреш тормышта да, балалар тәрбияләүдә дә каршылыклар булмады, икебез арасындагы дәрт тә сүнмәде. Шактый еллар бергә яшәсәк тә, төннәребез әле дә булса кайнар һәм татлы. Нәрсә булды соң?

Ирем командировкага киткән иде. Ул инде өч көн өйдә түгел. Ә мин кая барып бәрелергә белмичә, фатирда әрле-бирле йөрим. Кулдан эш килми. Ирем хәтта шалтыратуларга да җавап бирми. «Вакытым юк. Соңрак шалтыратам. Яратам, сагынам. Тагын өч көн түзегез инде» дип кыска смс-хәбәрләр генә язып җибәрә.

Бишенче көнгә түзмәдем, үзен иремнең сөяркәсе дип таныштырган хатынга шалтыраттым.

«Әйдәгез очрашыйк. Урынын әйтегез», – дидем.

Берничә сәгатьтән бу хатын әйткән урында очраштык. Бу мин яраткан кафе иде. Гадәттә, ял көннәрендә балалар белән озаклап паркта йөреп арыганнан соң, ирем безне шушында алып килә. Димәк, бу хатын да әлеге урынны белә булып чыга?

Минем янга кыска гына буйлы, әллә ни күзгә бәрелеп тормаган хатын-кыз килде. Ул урындыкка утырганда, аның түгәрәкләнеп килгән корсагын күрдем. Ул бала көтә... Минем улларымның озакламый энесе яки сеңлесе булачак...

«Хәерле көн. Мин Лилия булам. Сезне көттердем инде, гафу итегез. Йөрүе кыенрак, инде җиденче ай бит. Мин баланы авыр күтәрәм. Берничә мәртәбә саклануда ятып чыктым...» – дип сөйли башлады.

«Нигә мине чакырдыгыз? Аның безне ташлап сезнең янга килүен телисезме? Ә мин көрәшәчәкмен. Безнең ике улыбыз бар. Ирем мине дә, балаларыбызны да бик ярата!» – дидем мин.

«Юк, юк, сез нәрсә. Мин аның өчен борчылам гына. Ул сезне авырып китте һәм балаларны үзем карап торам дигән иде. Ә ул өйдә түгел икән. Шалтыратуларга да җавап бирми», – диде Лилия.

«Ә миңа ул командировкага киттем диде. Туры килми бит», – дидем, әче елмаеп.

Мин ирем җитәкчесенең номерын җыйдым. Ирем командировкада элемтәгә чыкмый дип аңлаттым һәм ул киткән җирнең адресын, телефонын бирүен сорадым.

Тынлык урнашты.

«Ул гаилә хәле буенча дип түләүсез ял алды. Без аның хәзер кайда икәнен белмибез шул», – диде җитәкчесе.

Лилия белән бер-беребезгә карашып куйдык. Әгәр ул өйдә дә түгел, командировкага да китмәгән, сөяркәсе янында да түгел икән, алайса кайда соң?

Лилия белән бер сәгать сөйләшеп утырдык. Ул иремне гаиләдән алып китәргә җыенмый икән. Үзе өчен бала табарга теләгән, шуңа ирем белән чуала башлаган да инде. Ул аның өчен борчылган, шуңа күрә миңа шалтыраткан.

Ирем бер атнадан соң кайтты. Киемнәре, әйберләре тутырылган зур чемодан аны бусага да ук көтеп тора иде инде. Улларымны әниләргә илттем, аларның безнең кычкырышканны, мөнәсәбәт ачыклаганны күрүләрен теләмәдем.

«Командировка ничек соң?» – дип сораган булдым.

«Шәп! Әллә ниләр эшләп өлгердем. Бик кызыклы проект тәкъдим иттеләр. Соңрак иркенләп сөйләрмен әле», – диде, битемнән үпмәкче булып.

«Лилиянең хәлләре ничек соң? Әле тапмадымы? Бер атна элек үзен бик яхшы хис итми иде бугай...» – дидем.

Ирем катып калды.

«Нинди Лилия? Андый исемлек хатын-кызларны белмим мин», – диде, сер бирмәскә тырышып.

«Ә эшеңдә сине гаилә хәле буенча ял алды диделәр», – диде иремә туры карап.

Ул нәрсә дип җавап бирергә белмәде.

«Җанкисәккәем, мине алдарга кирәкми. Ничә хатын-кызны алдадың инде? Күпме гаиләне җимердең? Бу дөньяда ничә балаң бар? Җавап биреп азапланып торма. Хәзер миңа болар кызык түгел. Мин аерылышырга гариза яздым. Хәзер син ирекле. Теләсәң малайлар белән аралашырсың, анысына каршы килмим. Гафу, әмма алимент түләтәчәкмен. Бар, Лилияң янына китәсеңме, Галияң янынамы, анысын белмим, миңа барыбер. Аклануларыңны да, гафу үтенүләреңне дә тыңлап вакыт әрәм итәргә җыенмыйм. Бер тапкыр алдагач, икенче-өченче тапкыр да алдаячаксың. Хуш!» – дип бер тында барысын да әйтеп бетердем.

Безне аердылар. Айга бер мәртәбә ялларда ул улларыбызны үзе янына алып китә. Лилия аннан кыз бала тапты. Әмма үз гаиләсенә иремне кертмәде, кызын ялгызы гына үстерә.

Аны әле үз әнисе янында, әле чираттагы хатын-кызында яши дип ишеттем. Әмма нишләптер бер генә җирдә төпләнеп калмый.

Сез ирләргә ни җитми соң? Маегызга чыдаша алмыйсызмы? Сезгә гаилә җылысы да, балалар да, хатын да кирәкми шул.

Лилия белән дә әллә нигә бер булса да балалар мәйданчыгында очрашабыз. Аның кызы иремә охшаган. Лилия Иремә башка килеп йөрмәскә кушкан, акчасыннан да, ярдәменнән дә баш тарткан.

Менә шундый сюрприз ясады миңа тормыш. Моннан соң ирләргә ничек ышанырга соң?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100