«Җирләргә дә өлгермәдем». Командировкадан кайткан ир мәрхүмә хатынының абыйсын үтергән
Ростов өлкәсендә яшәүче гаилә берничә ай эчендә 2 якын кешесен югалткан. Башта 41 яшьлек Елена вафат була, ә аннары аның өлкән абыйсы Николай да үлгән. Ир-атны Еленаның язылышмыйча гына яшәгән ире үтергән. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
43 яшьлек Игорь ярты елга якын өйдә булмавы турында әйткән. Аның яраткан хатыны Елена нәкъ шул чорда вафат булган. «Мин озак вакытлы командировкада идем», – дип сөйләгән ул судта.
Игорь белән Елена 10 ел бергә яшәгән. Ир-ат сүзләренчә, бу вакыт – аның тормышындагы иң яхшы еллар. «Без бер-беребезне яраттык, тату яшәдек, ачуланышмадык диярлек», – дип сөйләгән ул.
Ир-ат башка төбәккә акча эшләргә киткәч, аның хатыны янына кунакка еш кына өлкән абыйсы килә башлаган. Өстәвенә, берүзе генә түгел, ә дуслар компаниясе белән.
«Коляны яхшы яши дип әйтеп булмый иде: гаиләсе дә, балалары да, нормаль эше дә булмады», – диләр судта аның туганнары.
Алар әйтүенчә, Николай күп вакытын эчеп уздырган. Ә Игорь фикеренчә, аның яраткан хатыны үлемендә нәкъ ул гаепле. Абыйсы һәм аның дусларының даими рәвештә аның янына килүе аркасында, Елена спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп куллана башлаган. Ахыр чиктә аның организмы түзмәгән...
«Мин аны җирләргә дә кайтып өлгерә алмадым», – дип сөйләгән Игорь.
Хатыны үлемендә бертуган абыйсы катнашы барлыгына ышанып, Игорь аны кунакка чакыра. Николай бернидән дә шикләнми һәм чакыруны кабул итә.
«Без эчтек. Мин аңардан Лена белән нәрсә эшләгәнен сорый башладым. Аның үлемендә ул гаепле дип уйладым. Ләкин сорауларга җавап ала алмадым. Бу минем ачуымны чыгарды», – дип сөйләгән Игорь.
Ул пычак ала һәм Николайга һөҗүм итә. Шуннан соң 112 номерына шалтыратып: «Мин кеше үтердем, килегез», – ди.
10 минуттан ир-атны тоткарлыйлар һәм «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаталар.
Судта Игорь гаебен таныган. Аны 7,3 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карары законлы көченә кергән, диелә хәбәрдә.