Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт хатыны ирләрен, улларын озатучыларга киңәш бирә: «Телефоннан еламагыз»

news_top_970_100
Әлмәт хатыны ирләрен, улларын озатучыларга киңәш бирә: «Телефоннан еламагыз»
Владимир Васильев, архив

Әлмәттә яшәүче Лилия – мобилизацияләнгән ир-атның хатыны – ирләрен, улларын, әтиләрен өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә озаткан хатын-кызларга мөрәҗәгать итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфиры вакытында Лилия иренең Казанга хәрби хезмәткә 29 сентябрьдә китүен сөйли. Ул ирләрен өйрәнү полигоннарына озаткан хатын-кызларны аңлавын әйтә.

Лилия аларга сабыр булырга, паникага бирелмәскә, беркемне дә гаепләмәскә киңәш итә. «Беркемне дә гаепләргә кирәкми, аеруча – үзегезне, «ник алай, ник болай» дип сорау бирергә дә кирәкми. Бу сынауның безгә ник килгәнен аңлау хәерле. Кемдер тормышны ныграк ярата башлый, кемнеңдер финанслары икенче планга күчә, кемдер балаларына күбрәк вакытын бирә башлый, кемдер гомумән ир-атларның бәясен аңлады», – ди ул.

Лилия хатын-кызларны хәрби хезмәткә яки махсус операция зонасына киткән үз хәрбиләрен хупларга чакыра. «Без елаганга карап җиңел булмый. Үзеңне кулга алырга, улыңның, иреңнең күңелен күтәрергә, «бар да яхшы булыр» дип әйтергә кирәк. Аларга телефон трубкасына еларга, аннан башка ничек яшәрбез, дип сораулар бирергә кирәкми. Алар белән позитив аралашырга кирәк, алар исән-сау», – ди ул.

Мобилизацияләнгән кешенең анасына, күршеңә, мондый очракта калган һәркемгә яхшы сүз әйтергә кирәк, дип өсти Лилия.

Лилия шәһәр администрациясенә ярдәм өчен рәхмәт белдерә. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләсенә ярдәм штабында аның баласын бакчага урнаштырырга, үзенә эш табарга һәм ирен тулысынча экипировкаларга ярдәм иткәннәр. Өстәвенә, ире хәрби әзерлектә булган чакта, ул атна саен аның янына Казанга барган. Моның өчен администрация автобуслар биргән.

«Алтын сүзләр. Мин сезне тулысынча хуплыйм. Безнең егетләргә хатыннары һәм гаиләләре акырып елап ятмавын, аларның тормышы бетмәвен аңлау мөһим. Аларны икенче яртылары көтүен, абсолют нормаль тормышта яшәвен, балаларына игътибар бирелүен белеп тору мөһим», – дигән Тимур Нагуманов.

Лилиянең ире хезмәтен дәвам итү өчен Казаннан киткән инде. Әлегә аның белән элемтә юк. Ләкин Лилия тиздән барысы да яхшы буласына ышана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100