Бу хакта язу оят һәм сөйләү дә рәхәт түгел. Соңгы вакытта абьюзер ирләр турында язу модага кереп китте. Әмма хатыннарның да абьюзер була алганы турында беркем дә әйтми дә, язмый да. Ә менә минем хатыным – чын абьюзер. Әйе, мин шундый хатын белән яшим.
Без хатыным белән икебез бөтенләй ике төрле кеше. Мине барысы да тыныч, басынкы, амбицияләргә артык омтылмый торган кеше дип санаса, ә хатыным – минем капма-каршым. Бик чая, актив, үз-үзен яратучы, горур, хәтта һавалы дип әйтер идем, амбицияле хатын-кыз. Аны шуның өчен яраттым да инде мин. Ул да минем хисләремә җавап биргәч, кире какмагач, үз бәхетемә үзем ышана алмадым башта.
Дусларым да шаккатты.
«Син үзең йомыкый гына, ничек шундый кызны үзеңә карата алдың? Синдә нәрсә тапты икән ул?» – дип аптырадылар.
Гаилә булып яшәгән беренче елда мин бәхетнең җиденче катында булдым. Ә менә хәзер нәрсә эшләргә дә белмим.
Күптән түгел кызыбыз туды. Рәхәтләнеп, сөенеп яшә генә бит инде. Әмма тормышым әкренләп тәмугка әйләнеп бара. Эштән арып кайтам, ә өй җыештырылмаган, хатыным ачуы кабарган арыслан кебек, бала елый...
Әлбәттә, мин хатыныма авыр икәнен аңлыйм, тик башкалар ничектер түзә бит. Мин дә кулымнан килгәнчә булышам: ашарга да пешерәм, җыештырам да, баланы да карыйм. Һәм минем бу ярдәмемә кемдер рәхмәтле дип уйлыйсызмы? Юк шул.
Юк, мин боларны рәхмәт сүзе ишетер өчен эшләмим, әмма үземне мондый мөнәсәбәткә дә лаек түгел дип саныйм. Нәрсә генә эшләсәм дә, күпме генә тырышсам да хатыным бернидән риза түгел. Бөтен нәрсәгә мин гаепле, кыскасы. Хезмәт хакым аз, ә хатыным минем балам аркасында эшкә чыга алмый икән. Хатыным юктан гына әллә ниләр уйлап, үз-үзен ашый, акыра-кычкыра башлый, мине мыскыл итә, хәтта кулына берәр нәрсә эләксә миңа ыргыта да. Суга, чеметә – бу аның өчен гадәти нәрсә. Моңа ничек гарьләнгәнемне белсәгез. Аның белән сугыша алмыйм бит инде мин! Яраткан хатыным чеметкән урыннар күренмәсен өчен, эссе җәйдә озын җиңле күлмәк киеп йөрергә туры килде. Бу – нормаль хәлме инде?!
Дөресен әйткәндә, үткәннәрне уйлый-уйлый, моның очраклы һәм хәзер генә килеп чыкмавын аңлыйм. Юк, бу – аның гормоннар котыруы да түгел. Бу – аның холыксызлыгы.
Мин күзем тонып гашыйк булдым да күзгә күренеп торган нәрсәләргә дә игътибар итмәгәнмен. Дурак булганмын! Ул бит гел мине мыскыл итте, үзен миннән өстенрәк куйды, тик мин, тиле гашыйк, моны шаярту, шундый тупас юмор дип саный идем. Юк, бу бит дуслар янында да, төрле бәйрәм-мәҗлесләрдә дә шулай булды. Ник шул вакытта күзләрем ачылмады икән?
Аңа ошамый торган берәр сүз әйтсәм дә: «Син аңгырамы әллә?» – дип бөтен кеше алдында әйтергә дә тайчанмый иде ул. Яки: «Чын миңгерәү икәнсең син!» – дип дуслар янында мыскыл итә иде.
Дуслар да моңа ияләште, ишетмәмешкә салыштылар. Ә мин аны яраттым, бераз тупасрак, дорфарак булса да, ул миңа иң яхшы хатын-кыз булып тоелды.
Хәзер исә, башка болай яшәп булмаганын аңлыйм. Тик аерыла да алмыйм, нәни кызымны ничек ятим итим. Әмма бер карасаң, әнисенең шундый мөнәсәбәтен күреп, кызым миңа нинди мөнәсәбәттә булачак? Менә шундый хәлдә калдым. Тик барысына да үзем гаепле, «подкаблучник» дияргә кирәкми. Мин аны үзем дә беләм. Әгәр кайчан да булса тагын өйләнергә туры килсә, мәхәббәтсез генә өйләнәчәкмен. Иң мөһиме – бер-береңә хөрмәт һәм аңлау булсын икән ул. Шулай булгач, хөрмәтле ир-атлар, хатыннар да абьюзер була ала икән. Киңәшем бер генә: мондый хатыннардан мөмкин кадәр тизрәк качу ягын карагыз.