Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләр бәйләнү очраклары: «Укытучым бәйләнүе турында кешегә сөйли алмадым...»

Мәктәптә, югары уку йортында, эшендә җенси яктан басым астында булган хатын-кызлар язмышы турындагы «Афиша Daily» язмасын тәрҗемә иттек. Геройларның исемнәре үзгәртелгән.

news_top_970_100

«Син – яхшы укучы» дип, иренемнән үпте»

Яна (25 яшь, Саратов):

«Университетта 1нче курста укыганда укытучыма гашыйк идем. Мондый хәлне күпләр кичерә. Мин дә аның яраткан укучылары исемлегендә йөрдем. Ул еш кына минем кулларымнан озак итеп тотып тора, аркамнан сыйпый иде. Аны ошатсам да, мондый игътибарны тою миңа уңайсыз булды. Ул вакытта ул үзенең студенткасына өйләнгән иде. Калган курсларда ул мине укытмады, аралашуыбыз да бетте.

5 елдан соң без аның белән очраклы рәвештә генә социаль челтәрләрдә очраштык. Ул вакытта аңа инде 60тан артык иде. Берничә көн язышып аралашканнан соң, ул мине үзенә кунакка чакырды. Студент чакларыма булган ностальгия хисе мине аның йорты бусагасына китерде. Аңа кадәр бер группадашым белән дә шулай очрашып алганнар иде инде.

Бер сәгатьтән соң сәер әйберләр башланды, тик ул барысын да көлкегә бормакчы булды. Аудан алып кайткан трофейлары белән мактанды. Аннары үзенең элеккеге хатыннарының фотоларын күрсәтә башлады. Шунда аю тиресенә ялангач килеш ятып төшкән бер ханым фотосы килеп чыкты. Ул алар белән дә ниндидер бер уңышын күрсәткәндәй мактанды.

Берзаман башка бүлмәгә чыкты да, аннан анадан тума килеш килеп керде. Мин катып калдым, моның бернинди кысаларга да сыймавын әйткәч, берни булмагандай, мине гаепләргә тотынды. Имеш, мин үземне кечкенә, юләр кызларча тотам. Инде өйгә кайтам дигәндә генә, миңа үпкә белдерә башлады. Шулай итеп, мин калдым, без бергә бер караватта йокладык, ләкин берни булмады.

Әйе, беләм, бу – бик сәер күренеш. Сиңа басым ясаганда, син үзеңне чыннан да юләрләрчә тота башлыйсың, үзең дә шул сүзләргә ышанасың. Бу кеше синең алда авторитет икән, аның басымына буйсынмый калу бигрәк тә кыен, мөмкин дә түгел. Мондый вакытта ничек, нәрсә эшләргә дә белмисең, адекват карарлар кабул итүе авыр. Төне буе тәрәзәгә карап, кайчан китеп булыр икән, дип уйлап яттым. Таң атканда чыгып чаптым.

Икенче көнне миңа элеккеге укытучым шалтыратты, тик мин теләр-теләмәс кенә сөйләштем. Дөрес, аңлады булса кирәк, башка шалтыратмады.

Бу тарихны тулысынча беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Бу вакыйгадан соң күпмедер вакыт үткәч, ничек инде шундый басымны күрмәскә, тоймаска була дип, аптырый башлыйсың. Нәкъ менә шушы вакыйгадан соң, мин ир затларына башка төрле карый башладым. Хәзер мин ир-ат белән хатын-кыз арасындагы нормаль мөнәсәбәтләргә ышанмыйм да инде...»

«Укытучым бәйләнүе турында вакытында кешегә сөйли алмадым»

Ника (20 яшь, Мурманск):

«Чыгарылыш сыйныфта мин информатика буенча өстәмә дәресләргә йөрдем. Миңа 16 яшь иде, ә укытучыма – 35. Мин – аның яраткан укучысы, ул мине бөтен төркемнән еш кына аерып күрсәтте. Укучыларга төртеп китә, чәчләрен тузгытып ала. Аның аралашу стиле шундый иде. Башкалар белән дә шулай кылангандырмы, юкмы – әйтә алмыйм.

Төркемебездәге кешеләр гел алмашынып торды. Кайвакытта дәрескә үзем генә килгәли идем. Дәресләр арасындагы буш вакытта үзенең бүлмәсенә чәй эчәргә чакырды. Без көлешеп, төрле информатика темасына кагылышлы нәрсәләр турында сөйләшә идек. Шулай берсендә ул мине иренемнән үбеп алды.

Кайчан моның даими күренешкә әйләнгәнен аңламый да калдым. Ул күкрәкләремне капшый башлады, арт ягымнан сыйпап үтте, чеметте. Моны берни дә булмагандай эшләде. Мин берәр төрле бирем эшләп утырганда, ул арттан килеп футболка якасыннан кереп китә иде. Кулларын алып атарга теләсәм дә, көчем җитми иде. Аңа кисәтү ясарга җөрьәт итмәдем. Һәр шундый очракта нишләргә белми аптырап, тораташтай ката идем.

Бу хәлләр бер ел дәвам итте. Аннары аның игътибарын җәлеп итмәс өчен, галстук бәйләп, джинсы чалбар киеп йөри башладым. Ләкин бу гына аны туктатмады.

Һәр шундый очрактан соң, кайткач, әнигә сөйләргә сүз бирә идем. Өйгә кайтып, бераз тынычлангач, бәлки, миңа тоелгандыр гына, ул бит укытучы, дип уйлый идем. Моның булуы мөмкин түгел дип, үземне ышандырырга тырыштым. Дәресләремне дә туктатасым килмәде, чөнки ул чыннан да бик яхшы укыта иде. Ә минем киләчәктә үземнең эшчәнлегемне бик тә информатика белән бәйлисем килде.

2 елдан соң гына бу хакта апам белән әнигә сөйләдем. Депрессиягә бирелдем. Төннәрен йоклый алмый, бастырылып чыга башладым. Ярый әле әни, апам миңа терәк булдылар, ярдәм иттеләр.

Ул укытучы бүген дә эшләвен дәвам итә. Бик кызганыч, вакытында сөйли алмадым. Мондый хәлләр берәү белән дә кабатланмас, дип ышанасым килә. Хәзер мин тормыштагы теләсә нинди мизгелләргә дә әзер һәм үземне яклый алырмын, дип тә уйлыйм».

«Шефның миңа бәйләнүенә берәү дә ышанмады»

Лиза (22 яшь, Мәскәү):

«Җенси яктан кысрыклау, эзәрлекләү белән узган елны эшемдә очрашырга туры килде. Хәзер мин анда эшләмим инде...

Берсендә мин очраклы рәвештә коридорда шеф белән очраштым. Ул – 60тан узган ир заты. Аның мине беренче күрүе дә шаккаткыч түгел иде, чөнки бу фирмада меңләгән кеше эшли. Күп кенә хезмәткәрләр, озак еллар бергә эшләсәләр дә, бер-берсен белмиләр, танымыйлар иде.

Бу абзый минем телефон номерымны эзләп тапкан, шалтыраткалый башлады, кичке аш ашарга да, өемә илтеп куярга да тәкъдим иткәләде. Мин барысыннан да баш тартып килдем.

Шуннан соң мине бүлмә ишеге төбендә сагалап тора башлады. Хәтта кыйммәтле зәркән эшләнмәсе дә тотып килгән иде, тик мин алмадым. Нишләптер, безнең җәмгыятьтә хатын-кызның «юк» дигәнен «әйе» дип кабул итәләр.

Мин аның белән очрашмаска тырыша идем. 1 ай буе артымнан йөргәннән соң, очраклы рәвештә генә икәү лифтта калдык. Чыкканда мине арт ягымнан тотып алды. «Ал кулыңны», – дидем мин аңа, дорфа гына. «Нәрсә булды инде», – дип, миңа берни булмагандай карап торуын дәвам итте. Җитмәсә, син миңа нәрсә эшли аласың соң, дигәндәй мыскыллап карап тора иде. Сүгендем дә китеп бардым.

Бу абзый, фирма директорына кереп, миннән зарланып чыккан. Мин дә эндәшми калмадым. «Әгәр сез куйган түрәләр кулларын шулай уйната икән, бу инде – минем проблемам түгел», – дидем мин. Әлбәттә, җитәкчелек миңа ышанмады. Имеш, шундый лаеклы, бөтен кеше ихтирам итә торган абзый алай эшли алмый. Мин гариза яздым да киттем. Ярты елдан соң бу «мәхәббәтле абзый»ны да эштән кудылар. Ришвәт алып тотылган.

Мондый хәлләр адым саен. Кызлар бу хакта сөйләргә генә курка. Аннан соң бит, барыбер, бөтен кеше: «Үзең гаепле», – дия башлаячак. Аның гаебе нидә соң: хатын-кыз булып тууындамы? Әллә инде ирләр дә булган коллективта эшләвендәме?

Менә шулай итеп, тупас сүзләрне ишетмәс өчен, дәшмиләр дә инде алар. Минем әти-әнием бик яхшы. Мин барысын да әнигә сөйләдем. Ул минем яклы иде. Ул мондый нәрсәләр турында эндәшми калырга ярамаганлыкны да, сөйләргә кирәклекне дә аңлата белде. Кешегә таралудан курыкмаска өндәде. Мондый дәшмәүләр андый кешеләргә тагын да күбрәк ирек кенә бирә. Абзыйның бәйләнүләренә түзеп тормавым һәм моны кычкырып әйтә алуым белән горурланам. Хәзер дә хезмәттәшләрем арасында ир-атлар бар, тик бәйләнүләр юк».

«Үзегезне гаепле санаудан туктагыз»

Марина Травкова, гаилә психологы, сексолог:

Мондый хәлләр хакимияттә иерархия һәм дисбаланс булган очракта барлыкка килә. Флирт, арттан йөрүләр, бәйләнү, җенси мөнәсәбәткә өндәү хакимлек, көч ярдәмендә, «син миңа тиеш» дигән сүзләр белән башкарыла икән, бу берсүзсез – көчләү, ирексезләү була. Болар берсе дә акланырга тиеш түгел, бигрәк тә «син шулхәтле чибәр, ул түзеп тора алмаган» дигән сүзләр белән.

Җенси яктан артык файдалануны һәрвакытта да тиз генә танып бетереп булмый. «Бабы – дуры» дигән мәзәкләр һәм шуның ише дискриминацияне күрсәтеп торучы сүзләр, ир-атның хатын-кызны файдалануы, аңа иң түбән зат, объектка кебек каравын һәм кешенең нинди әхлакый кыйммәтләр системасында булуын бик яхшы күрсәтә. Моңа «позитивный сексизм»да карый: «Нишләп шундый матур кызый шундый авыр эшләр эшли? Бар, син чынаякларны юып кил, ә без боларын үзебез эшлибез». Шулай да бу гыйбарәләр генә әлеге кешенең кемнедер сексуаль яктан файдаланырга җыена дигән сүз түгел, һәм киресенчә дә.

Хакимияттә түбәнрәк баскычта торучылар риск зонасында булып чыга. Әлеге очракта сезгә мондый мөгамәләнең ошамавын төгәл билгеләргә кирәк. Бу ачык «юк» булырга тиеш. Иң дөресе: бу хәл белән ялгызың калмаска һәм эндәшми калмаска. Үзегез ышанган кешегә сөйләгез. Әгәр дә кеше, үзенең югары статусыннан файдаланып, хатын-кызларга бәйләнергә ияләшкән икән, димәк, аның корбаны бер сез генә түгел. Моңардан зыян күрүчеләрнең аерым бер төркемгә берләшүе дә коткару чарасы булырга мөмкин. Бездә көч кулланылган вакытта зыян күргән кешегә ышанмыйлар. Бергә булганда моңа каршы тору җиңелрәк булачак.

Әгәр дә инде сезнең әйләнә-тирәгездәге кешеләр дә, «бирелгән булсаң, яхшы эшең булыр иде» дип сөйләнеп торсалар, сезне файдаланырга теләү арта гына. Алар көч кулланучы кеше гамәлләрен кабатлый. Болай булганда, сез таяна алырдай, сезнең яклы булган кешеләр эзләгез. Төрле психологик ярдәм төркемнәре дә, тематик форумнар да бар.

Бөтен стресслы хәлләр өчен дә уртак бер кагыйдә бар: бөтен дөньяны ике төркемгә бүлегез. Берсе – сезгә алар белән сөйләшкәч, рәхәт булып китә, икенчеләре – сезгә каршы булучылар. Беренче төркем янында булырга тырышыгыз.

Әгәр дә кеше басымга буйсынып, сексуаль яктан көч куллану корбаны булган икән, үзегезне битәрләүдән һәм гаепле санаудан туктарга кирәк. Үзегезне елмаюыгыз, мәзәкләрегез, кешеләргә карата булган яхшы мөгамәләгез өчен әрләмәгез. Болар берсе дә сексуаль яктан көч куллануга сәбәп була алмый. Гаеп сездә түгел, гаеп – сезгә бәйләнгән кешедә. Ул вакытта сез мөмкин булганның барысын да эшләгәнсез. Үзегезнең сәламәтлегегезне һәм куркынычсызлыгыгызны тәэмин итү чараларын күрергә тырышыгыз. Хатын-кызларга ярдәм итүче бик күп үзәкләр, төрле ышаныч пунктларының телефон номерлары бар, аларга мөрәҗәгать итеп карагыз.

Мондый хәлгә юлыккан кешеләрне гаепләмәгез, алардан читләшмәгез, ә киресенчә, теләктәшлек күрсәтергә, ярдәм итәргә тырышыгыз. Корбанга карата характеристика җыеп, тегене эшли ала иде, болай итсә була иде, дип утырмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100