Ирләрне чөеп ыргыткан кыз, ит ашамас йөзъяшәр, боланнар белән селфи: Татарстан районнарында ниләр бар
Искитәрлек кешеләр һәм вакыйгалар янәшәдә генә. Мәсәлән, йөзьяшәрнең берсе Питрәч районында яши. Мөгаен, аның озак яшәү сере ит ашаудан баш тартудыр. Аксубай халык һәм кунаклар юлга йөгереп чыккан боланнар белән селфи төшә ала. Ә Яшел Үзән районында унберенче бала туганын билгеләп үттеләр.
Мараллар белән селфи
Әлеге көяз боланнар машиналардан бөтенләй курыкмый. Һәм хәтта фотографлардан өч-биш метр читтә, камерага кыланган кебек басып та торалар. Җәнлекләр кешеләргә ышана, авыл тирәсендә йөри, урманнардан чыгалар. Үзләренең ышанучан булулары аркасында алар социаль челтәрләрдә популярлык казанды инде.
Белгечләр маралларны сакларга кирәк дип әйтә. 25 асыл боланны Алтайдан алып кайтканнар. Аларның күбесенең инде нәселе барлыкка килгән. Бүген мараллар Чистай, Алексеевск, Нурлат районы авылларында яши.
Аксубай районы буенча җәнлекләр, үсемлекләр һәм аеруча саклауда булган табигать территорияләр буенча дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Николай Крайнов мараллар белән селфи төшәргә була дип әйтә. Әмма билгеле бер араны сакларга кирәк.
Машина йөртүчеләр дә бу купшы җәнлекләргә карата сак булырга тиеш.
Питрәчтә яшәүче нәфис кыз бөтен батырларны җиңгән
Питрәч районының Шәле авылында районның мәртәбәле гражданины Фәйзерахман Сафин призына көрәш буенча VIII ачык турнирда беренче тапкыр 15 яшьлек кыз катнашты.
Ксения Демидованың дебюты бөтен республика өчен истә калырлык булды. Нәфис кенә спортчы яшьләр арасында 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә турнир җиңүчесе булды.
Бу көрәштә җирле спортчылар гына түгел, Казан, Яшел Үзән һәм Мамадыш районнардан килгән вәкилләр дә катнашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар да турнир оештыручыларыннан истәлек бүләкләре һәм медальләр алды.
Яшел Үзән районында яшәүче Игорь Жанович һәм Людмила Александровна Шинкорук гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның 11 нче балалары туды. Яңа туган малайга Данил дип исем кушканнар. Түбән Карамалы бистәсендә яшәүче күпбалалы әти-әни тагын алты малай һәм дүрт кыз тәрбияли.
ЗАГС бүлегенең баш белгече Ләйлә Хәбирова бәхетле әти-әнине котлап сабыйның иң мөһим документын – туу турында таныклык тапшырды.
Узган айда Тукай районында яшәүче гаиләдә дә балалар туу буенча рекорд куелды дияргә була. Тукай районының “Татарстан” совхозында яшәүче Марина һәм Андрей гаиләсендә унынчы бала дөньяга килде. Тансык кызны алты абыйсы – Эдгард, Эмиль, Артем, Тимерхан, Кәрим, Владимир һәм өч апасы Виолетта, Милена һәм Эвелина каршы алды. Яңа туган сабыйга Изабелла дип исем кушканнар, ул “Аллаһка багышланган” дигәнне аңлата.
Питрәч районында яшәүче Александр Липатов ноябрь башында үзенең 100 яшьлеген билгеләде. Ветеранны йөзенче туган көне белән тәбрикләргә туганнары һәм район администрациясе вәкилләре килде. Ир-атның дүрт кызы, оныклары, оныкларының балалары бар. Ә бер кызы үзе янында яши.
Александр Павлович Олан Иле авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән егетне фронтка алалар. Ләкин туберкулез белән авырганнан соң комиссиягә эләгә һәм аны дәвалануга җибәрәләр.
Савыкканнан соң яшь егет өйләнә. Александр Павловичка тормыш иптәше Татьяна Ивановна белән алтын туйларын да, зөбәрҗәт һәм хәтта бриллиант туйларын да уздырырга насыйп була. Аларның бәхетле гаилә тормышы 65 елдан артык дәвам итә.
Хәзер ветеран кызы Анна Александровна белән Питрәчтә яши. Аның хәтере яхшы, акылы аек. Йөзьяшәр вегетарианнарча менюны өстен күрә, итле ризыклар ашамый.
Александр Липатов Питрәч районында яшәүче йөзьяшәрләр арасында икенче урында. Беренчедә аның яшьтәше – Әлбәдән авылында яшәүче Анастасия Антонова.
Түбән Камада яшәүче кызның Калуга драма театры сәхнәсендә күрсәткән номерында куллар мөһим: нәкъ менә алар җырның эмоцияләрен һәм мәгънәсен аңлата. Бу ишарәләп җырлау. Мәликә – начар ишетә.
Дүрт яшендә йөрәгенә операция ясатканнан соң кыз ишетми башлый. Әмма бу аңа халык алдында чыгыш ясарга комачауламый. Мәликә Түбән Камада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә укый. Һәм беренче сыйныфтан бирле педагогы Алла Добротворская җитәкчелегендә ишарәләп җырлауны өйрәнә.
Мәликә музыканы вибрация аша тоемлый – ул аны тән аркылы сизә һәм тамашачыга үз эмоцияләрен җиткерә дип әйтергә мөмкин. 15 яшьлек кыз республика, Бөтенроссия һәм дөньякүләм конкурсларда җиңгән.
Менделеевскида гудокка өч метрлы һәйкәл ачтылар
Менделеевск шәһәренең “Ушаков утраулары” паркында гудокка һәйкәл ачтылар. Объект тимердән ясалган, биеклеге 3 метрдан югарырак.
Химзавод генераль директоры Дамир Шәмсин монументның барлыкка килүен – төбәк тарихына хөрмәт билгесе дип атады. Күп еллар дәвамында Бондюг бистәсендә (соңыннан ул Менделеевск шәһәренә әйләнә) озын гудок яңгыраган – башта ул сәгатькә алмаш булган һәм завод эшенең эчкә тәртибенә буйсынган. 1923 елда үзәк электр көче станциясе ачыла, анда куәтле гудок урнаштырыла. Аны завод эшчеләре генә түгел, ун чакрым радиус ераклыкта яшәүчеләр дә ишетә торган була.
1960 нче елларда бөтен Россия буйлап завод гудоклары эшләүдән туктый. Әмма Менделеевск заводында ул эшләвен дәвам итә. 1970 нче елларның беренче яртысында завод гудогы бары тик иртән генә яңгырый торган була. Менделеев халкы аны 1994 елга кадәр ишетә әле.
Җырчы МакSимның Казандагы сәер концерты
2 ноябрьдә “Корстонда” җырчы МакSимның концерты булды. Ул халыкта каршылыклы фикерләр уятты. Казанда туып-үскән җырчының чыгышлары һәрвакытта да бик күп поклонникларын җыя иде. Әмма бу юлы тыңлаучыларның эмоцияләре төрлечә булган.
Концертта булган бер тамашачы 30 секундлык өч видео чыгарды. Видеода күренгәнчә, җырчы озак кына бер ноктага карап тора, кулларын болгый, тамашачыларга үзе өчен җырларга тәкъдим итә.
Instagram’да тискәре комментарийлар яуды. Кайберәүләр артистканың чыгышын “концерт-караоке” дип, ә МакSимның үзен “амеба” дип атаган. Һәм ярты ел элек Стәрлетамактагы концертында үзен адекват тотмавын, концертта нык шешенгән булуын да искә төшергәннәр.
Җырчының вәкиле Маргарита Соколова әйтүенчә, МакSим Казандагы концертында үзен яхшы хис иткән. Ә шешенүгә килгәндә (поклонниклары моңа бу юлы да игътибар иткән), барлык хатын-кызга да вакыт-вакыт тазарып китү хас.
Җырчының хәле начарлануын әлеге хәлгә бәйле булырга мөмкин диде аның директоры. “Әлбәттә, матбугатта тискәре мәкаләләр яза башлыйлар икән үзеңне начар хис итә башлыйсың”, - диде ул.