Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләргә "Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы" якын, яки министр урынбасары Камалованы нәрсә тетрәндерде?

Бу атнада Буа дәүләт театрында узган “Буа Талиясе” II театраль лабораториясендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәхнәдә тәкъдим ителгән спектакльне - Максим Курочкинның "Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы" (“Водка, Е#ля, телевизор”) әсәрен кискен тәнкыйтьләде.

news_top_970_100
Ирләргә "Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы" якын, яки министр урынбасары Камалованы нәрсә тетрәндерде?

"Кызымны бу спектакльгә җибәрмәс идем!"

– Татар театры сәхнәсендә сүгенүгә, бозыклыкка, рухи шакшылыкка урын булмаска тиеш! – дип белдерде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова “Сөеш, Көмешкә һәм Шайтан тартмасы” әсәрен карагач.

"Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы" спектакле Максим Курочкинның “Водка, Е#ля, телевизор” әсәре нигезендә куелган, татар теленә аны Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән. Театраль эскиз рәвешендә Уфаның “The Театр” яшь режиссерлар проекты җитәкчесе Алсу Галина сәхнәләштергән. Лабораториягә килгән экспертларга әсәрнең русча тексты таратылды һәм рус текстының сүгенү сүзләре белән шыплап тулганын күрергә мөмкин иде. Сәхнәдә уйналган татарча вариантта исә сүгенү сүзләре булмады диярлек. Буа театры артистлары аны районының Адав-Толымбай авылы мәдәният йортында күрсәтте.



Спектакль тәмамлангач, театраль лабораториягә җыелган экспертлар аның турында фикер алыша башлады. Сәхнәгә режиссерлар һәм проектны оештыручылар чыгып басты. 

– Мин бу сөйләшүдә, фикерләшүдә катнашырга теләмим! - дип ризасызлыгын белдерде Эльвира Камалова.  - Кызымны да бу спектакльгә җибәрмәс идем! Мин әсәрне башыннан ук карарга өлгермәдем, залга соңга калып кердем, әмма күргәне дә җитте. Мин театр белгече исеменә дәгъва итмим, ләкин тамашачы буларак нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен әйтә алам. Буа театры яңалыкка ачык икәнен аңлыйм, әмма дәүләт театры сәхнәсендә бозыклыкка, рухи шакшылыкка, сүгенүгә урын булырга тиеш түгел. Сәхнәдәге интимлык дәрәҗәсе - нәрсә ярый, нәрсә ярамый – болар бик сак мөнәсәбәт сорый, – диде ул.

Залда тамашачы буларак утырган язучы Ркаил Зәйдулла, киресенчә: “Миңа ошады, нәкъ минем турыда күрсәткән кебек. Е#ля ролен нигә ир-ат башкарганын гына аңламадым, ул хатын-кыз булырга тиеш”, – диде. 

Язучының бу сүзләре Эльвира Камалованы тагын да ныграк тетрәндерде: “Бигрәк тә сездән, татар халкының мәшһүр язучысыннан шундый сүзләр көтмәгән идем”, – диде министр урынбасары.

"Соңгы 20 елда рус телендә иҗат ителгән иң яхшы сәхнә әсәре”

Әсәр кешенең тормышына тискәре йогынты ясаган бәйлелекләр турында. Бу очракта – сөеш, көмешкә һәм телевизор, ягъни шайтан тартмасы. 

Төп геройны, әлеге бәйлелекләрдән җәфа чиккән 45 яшьлек ир-атны – Раил Садриев, Көмешкәне – Ильяс Юнусов, Телевизорны – Тимур Шиһапов, Сөешне – Рамил Шәйхетдинов уйнады. Соңгысын Раил Садриев һаман саен "Сееш" диебрәк атарга тырышты. 

– Максим Курочкин дигән автор бүген рус телле танылган заманча драматургларның берсе. Аның бу хезмәте соңгы 20 елда рус телендә иҗат ителгән иң яхшы сәхнә әсәре, – дип искәртте театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов.

"Татарча текстта сүгенү сүзләре юк"

Фикерләшүнең мондый борылыш алуын көтмәгән яшь режиссер Алсу Галинаны филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов тынычландырырга ашыкты. 

– Әсәрнең рус текстын күргәч, чыннан да минем дә аны кулымнан атасы килгән иде. Әмма спектакль әйбәт килеп чыккан. Социаль кискен тема, текст бик тупас, бозыклык та юк түгел. Ләкин Хәбир Ибраһим әсәрне татарчага бик яхшы тәрҗемә иткән, игътибарлап тыңласаң, монда сүгенү сүзләре юк, – диде галим.

Әлфәт Закирҗанов әлеге әсәрнең татар тамашачысы булачагына ышана. 

– Һәр теманың үз тамашачысы бар, шулай ук социаль проблемаларда чагылыш тапкан интим темаларның да. Танылган психоаналитик Фрейд кешеләрнең бөтен гамәлләре белән җенси теләкләре идарә итә дигән бит. Бүген театр сәнгатендәге “постмодерн” яки яңа агымнарда әлеге тема өстенлек итә. Быелгы театраль лабораториядә дә ул төп урынны биләп тора. Бәлки Камал театры андый әсәр куйса, тамашачы кабул итмәс. Әмма Буа театры Казанга алып килсә, аның үз тамашачысы булыр дип уйлыйм, – дигән фикерләрен җиткерде Әлфәт Закирҗанов.

– Камал театрында үткән сезонда Гаяз Исхакый әсәрләре буенча “Тормышмы бу?” спектакле куелды. Үз заманында аның бу әсәрләрен “порнографик” дип, тәнкыйть утына тоткан булганнар, – дип сөйләде әдәбият галиме. – Әмма чын әдәби әсәр җәмгыятьнең бозыклык мәсьәләсен сәхнә түрендә күтәрә икән, аннан арыну юлын да күрсәтергә, тамашачыларны уйландырырга, вәзгыятьне үзгәртергә этәрергә тиеш. Шул шарт үтәлгәндә бүген популяр “постмодерн” юнәлешендәге әсәрләрнең әһәмиятен кире кагарга кирәкми. 

"Сөеш, Көмешкә, Телевизор проблемасын ир-атлар яхшы аңлый"

Театраль лаборатория барышын фотога төшергән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының фотокорреспонденты Рамил Гали Максим Курочкинның әлеге әсәрен ир-атлар өчен аеруча актуаль тема булуын искәртте.

– Әсәрдәге 45 яшьлек герой кебек һәрбер ир-ат үз тормышында кризис чорын кичерә. Хакимияткә ышанмый башлый, хатыныннан туя, стресслардан котылу чарасын аракыдан таба. Аның башы көннәрдән бер көнне тәгәрмәч шинасы кебек шартлар дәрәҗәгә җитә. Бу әсәр Буа театры репертуарында лаеклы урын алыр дип өметләнәм, – диде ул.

"Тагын киләм!"

Режиссер Алсу Галина үз чиратында театраль проектны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. 

– Уфада без яшь режиссерлар белән үз театрыбызны булдырдык. Казанда да бүген яшьләр экспериментлардан курыкмый: килгәнем, караганым бар. Үзем Татарстанда беренче тапкыр эшләдем. Әсәр беренче карашта ук ошады, Буа лабораториясендә катнашырга риза булдым. Әмма әсәр сәхнәдә мин алдан уйлап килгәнчә куелмады, без аны артистлар белән бергәләп иҗат иттек. Әлеге спектакльне Уфада да куеп карыйсы килә. Бу иҗади сәфәр миңа ошады, чакырсалар тагын киләм, – дип фикерләре белән уртаклашты Алсу Галина.


"Буа Талиясе - 2": "Яшьләр авылдан китмәсен иде"

- Киләсе елларда да бу проектны дәвам итәргә өметләнәбез. Без мондый чараларны театрны үстерү, авылны саклау өчен оештырабыз. Мин үзем – Буа районыннан. Туган төбәгемнең киләчәге өчен янып яшим. Яшьләрне ничек авылда калдырырга? Бу минем шәхси фаҗига: хәтта улым да Буада калмыйм, ди. 20 мең халык яшәгән шәһәрчектә театрны ничек яшәтергә? Бүген 18ләп артист эшли. 8 артистның гына профессиональ белеме бар. Актерлыкка укыган яшьләрне авылга кайтару бик авыр, кайтканнары да китә. Без труппаның профессиональ остылыгын үстерү турында уйланырга мәҗбүр. Шуңа күрә Буада төрле иҗади проектлар оештырырга тырышабыз. Бөтен максатыбыз – Буа төбәге гөрләп торсын, яшьләр авылдан китмәсен, театр яшәсен, – ди Раил Садриев.



Нияз Игъламов Татарстанда Буа эстафетасын бүтән татар театрлары да күтәреп алып, дәвам итәргә тиеш, дип белдерде. "Әле күп кенә татар театрларына үз йөзен табарга кирәк", – диде ул икенче "Буа Талиясе"нә нәтиҗә ясап.



Раил Садриевның максаты тормышка ашты – бу атнада Буа чынлап та гөрләп торды. Җәйнең кинәт кенә суытып җибәргән көненә карамастан, артистлар шәһәр уртасындагы фонтанга чума-чума "сугышты". Америка авторы Вуди Алленның "Централ-парк Вест" әсәрен Санкт-Петербург режиссеры Степан Пектеев шул рәвешле Үзәк паркта куйды.

Хатынына да, сөяркәсенә хыянәт итүче ир-ат турындагы бу мәхәббәт тарихын уйнарга яшүсмерләрне җәлеп итүләреә генә кайбер тәнкыйтьчеләр ризасызлык белдерде. Аның каравы, яшь артистларга осталык дәресе үтәргә мөмкинлек туды. Кэрол ролен башкарган Айсылу Җәббарова Казан театр училищесын тәмамлап, быел – мәдәният институтына укырга һәм 1 августтан Буа театрына эшкә кергән. Филлис ролендәге Камилә Шәрифҗанова да актерлык һөнәре, Буа театрында эшләү турында хыяллана.

"Татар театрына милли әсәрләр кирәк"

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова узган ел беренче “Буа Талиясе”ндә дә катнашкан булган. 

–  Безнең театрларга милли әсәрләр җитми, быелгы театраль лаборатория дә шуны күрсәтте. Кайсы гына жанрда булса да, милли әсәр татарларның башка халыклардан аерылып торган холкын ачарга тиеш. Быел “Буа Талиясе”ндә Ркаил Зәйдулланың “Мишәр хикәяләре” тәкъдим ителде. Әмма мин аның ул хикәяләр циклында чын мишәр холкын күрмәдем. Ә бит булса, ничек яхшы булыр иде, – диде Миләүшә Хәбетдинова.



Галимә хәзер театрларның, режиссерларның күбрәк техник үзенчәлекләргә өстенлек биреп, милли рухны арткы планда калдыруына дәгъва белдерде.

–  Бүген татар театрлары да техник яктан заманча бик яхшы җиһазландырылган, әсәрләрне сәхнәләштерергә күп төрле мөмкинлекләр бар. Әмма эчтәлек аксый, милли рухны күрсәтүче әсәрләр бик аз, – диде Миләүшә Хәбетдинова.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100