news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җирләргә алып бара торган мәеттән сәер тавыш чыккан

Мәрхүмәнең туганнары табибларга мөрәҗәгать иткән.

news_top
Җирләргә алып бара торган мәеттән сәер тавыш чыккан

Аргентинада бер хатын мәетен җирләгәндә сәер вакыйга килеп чыга. Табуттан тавыш килә башлагач, хушлашу чарасын туктатырга мәҗбүр булалар. Бу турыда Daily Mail сайтына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

65 яшьлек мәрхүмә хатын салынган табут эченнән ыңгырашкан тавыш ишетелә башлый. Мәетне җирләргә дип зиратка алып барышлый, машинада шушы хәл килеп чыга.

Мәрхүмәнең туганнары тиз арада катафалкны туктата һәм хастаханәгә борылырга куша. Хастаханә табиблары исә бу хатынның инде 24 сәгать үле булуын әйтә.

Сәер тавышларның мәрхүмә мәетендәге газлардан булуы яки сулыш органнары селкенеп барлыкка килүе ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар