Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләр һәм хатыннар нинди җенси авыруларны күбрәк ияртә?

Ирләр һәм хатыннар нинди җенси авыруларны күбрәк ияртә?

news_top_970_100
Ирләр һәм хатыннар нинди җенси авыруларны күбрәк ияртә?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә иң күп очрый торган җенси авырулар исемлеген атады. Беренче урында — трихомоноз, аннан соң хламидияле инфекцияләр, өченче урында җенес органнарындагы сөялләр, аннары — сифилис тора. Алтынчы итеп җенес органнары герпесы һәм гонококк инфекциясен атаганнар. Бу турыда News.ru басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте. 

Табиб-дерматовенеролог Елена Пак раслаганча, җенси юл белән йоктыра торган авырулар нәкъ менә шундый ешлыкта очрый. Трихомоназның беренче урында булуы авыру диагностикасы яхшы булу һәм симптомнары ачык күренү белән аңлатыла.

«Трихомоназга анализны медицина тикшеренүе вакытында, мәсәлән, эшкә урнашканда, алалар. Башка авыруларга диагностиканы сирәк уздыралар. Шулай ук трихомоноз билгеләре дә бик ачык күренә — бу урын кычыта, кызыша, сыеклык бүленеп чыга. Башка җенси авырулар симптомнарсыз гына узарга мөмкин», — дип аңлаткан табиб.

Ведомство мәгълүматы буенча, җенси инфекция белән авыручылар саны елдан-ел кими. Соңгы биш елда трихомоноз һәм хламидияле инфекцияләр белән авыручылар саны ике тапкыр диярлек кимегән.

Дүрт хатын-кызның өчесе бала тапканга кадәр җенси юл белән йоктыра торган (ЗППП) авыру ияртә икән. Яшүсмерләр 16–17 яшьтән җенси тормыш белән яши башлый. Россиядә хатын-кызлар уртача 26 яшьтә беренче баласын таба.

Дәваланмаган җенси авырулар аркасында кеше баласыз калырга мөмкин. Күпчелек очракта хламидиоз, трихомониаз һәм гонорея авыруларыннан соң кешенең бала тудыру сәләте бетә. Хатын-кызларның аналык көпшәләре эшчәнлеге бозыла, алар аша сперматозоидлар уза алмый башлый. Ир-атларда исә ир-ат җенес күзәнәкләре хәрәкәтчәнлеге кими.

Бүгенге көндә Россиядә чама белән 4 миллион ир-ат бала тудыру сәләтен югалткан. 2006 елдан башлап аларның саны 80 процентка арткан. Хатын-кызларның чама белән 6 миллионы ана булу бәхетеннән мәхрүм, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100