Ирләр киемнәрен югалтып кайтмасын өчен лайфхак - видео
"Бабай ел саен Сабан туенда нишли", дигән сорауга әби җавабы: "Эчә!". Өстәвенә, бабай киемен дә югалта.
Онык әбисенә лайфхак өйрәтә. Башкортстаннан @doriana_kenaz исемле инстачы кыз кызыклы видео күрсәтте. Ул ир-атлар бәйрәмнән киемен югалтып кайтмасын өчен ысул уйлап тапкан.
Әбисе бабайны эчеп кайта дип ролик башланганда ук әйтеп куя. Бабай Сабан туенда эчеп кенә калмый, киемнәрен дә югалтып кайта икән. Менә шуның өчен онык киемнәрен бер-берсенә тоташтырып тегеп куйган.
Әбисе бабайны эчеп кайта дип ролик башланганда ук әйтеп куя. Бабай Сабан туенда эчеп кенә калмый, киемнәрен дә югалтып кайта икән. Менә шуның өчен онык киемнәрен бер-берсенә тоташтырып тегеп куйган.
- Бу кыз әбисенә машина йөртергә дә өйрәткән иде. "Онык карт инәйгә тылсымлы төймәне дә күрсәтә. Шуңа бассаң, машина үзе бар, имеш", дип язган идек.