Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләр кичерми торган биш хата

Хатыннар үпкәләгән кебек, ирләр дә үпкәләргә мөмкин.

news_top_970_100
Ирләр кичерми торган биш хата
https://pixabay.com/

Хатын-кыз эшләгән кайбер хаталарны ирләр беркайчан да кичермәс. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Чит кеше белән физик якынлык - хыянәт санала. Ир-атлар хатынның читтә физик мөнәсәбәтләрен бик авыр кичерә. Хатын-кызлар исә күпчелек очракта интернетта хат язышуны хыянәткә саный. Ирләр виртуаль флиртны кичерә ала әле. Ул үзен анализлый, гаепли башларга да мөмкин. Ә менә хатын башка кеше белән якынлык кылса, бу ир-ат өчен билдән түбән сугу булачак.

Ир-атлар сатлыкҗанлыкны да кичерми. Яраткан хатыны бик акыллы булмаса да, ул зирәк булырга һәм ирләрнең сатлыкҗаннарны кичермәвен аңларга тиеш. Бу минуттан бөтен мөнәсәбәтләр бетәчәк.

Ялган да мөнәсәбәтләргә киртә була. Ышаныч булмаса, ир белән хатын арасында яхшы тормыш булмый. Ирләр ялганны күтәрә алмый. Бу алар өчен бик зур гөнаһ санала. Шуңа күрә сөйгәнегезне алдаганчы, яхшылап уйлагыз, кызлар.

Чагыштыруны да ирләр кичерә алмый. Башка ир белән чагыштырасың икән, димәк, аның иң яхшысы булуына ышанмыйсың. Ирләрнең һәркайсы үзен иң яхшысы дип саный. Чагыштырырга тотынсаң, үз адресыгызга тискәре фикерләр ишетәсен көт тә тор.

Ирне интим планда кимсетергә маташкан хатынны ире беркайчан кичерми. Әле бу кимсетү башка кеше каршында әйтелсә, ир хатынның иң явыз дошманына әвереләчәк. Бу очракта хатынга чемоданны җыеп, чыгып китүдән башка чара калмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100