Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ирләр белән ешрак сөйләшегез, алар да кеше бит!" Андролог һәм психологтан ир-атларны кайгырткан киңәшләр

Көчле затларыбызның гомерләре хатын-кызларныкына караганда кыскарак – моны без дә күзәтәбез, статистика да дәлилли. Ир-атның гомере озынрак булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк соң? Бу сорау белән без психология фәннәре кандидаты, КФУның дефектология һәм клиник психология кафедрасы доценты Илдар Абитовка һәм Казанның 21 хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдиновка мөрәҗәгать иттек.

news_top_970_100
"Ирләр белән ешрак сөйләшегез, алар да кеше бит!" Андролог һәм психологтан ир-атларны кайгырткан киңәшләр

Илдар Абитов: “Ир-ат та – кеше!”

- Ир-ат та кеше бит! Бу турыда онытмаска кирәк. Бик күп тикшеренүләр күрсәткәнчә, эчке ир-атлар һәм хатын-кызларның эчке дөньясының тирәнлеге бер тирә.  Шуңа күрә, мәсәлән, ир затлары да, хатын-кызлар кебек үк, эмоциональ тетрәнүләр кичерә. Кичерешләр бик көчле булырга мөмкин. Әмма җәмгыять тарафыннан ир-атларга төрле стереотиплар тагылган. Ир-атлар  какшамас, тотрыклы һәм салкын булырга тиеш дигән  стереотип бар, мәсәлән. Көчле затларыбыз төрле хәлләргә эчтән генә борчыла, әмма борчылу бик каты булырга мөмкин. Моны истә тотарга кирәк, - дип аңлата Абитов.

- Психологик яктан үзен кем яхшырак хис итә? Буйдаклармы яисә өйләнгәннәрме?

- Төрле китапларда төрле фикер бар. Кайбер чыганакларда: “Гаиләле ир-ат һәм хатын-кызлар үзләрен ышанычлы хис итә”, -  диелгән. Алар тормышларын яхшырак бәялиләр. Хәтта берничә елга озаграк яшиләр дә икән, диелә ул чыганакларда.

Башка чыганакларда: “Үз кадерен белеп, артык борчылмыйча яшәүче буйдаклар үзләрен шәп хис итә”, – дип язганнар.

Мәгълүматлар бер-берсенә каршы килә. Тик мин менә нәрсәләргә игътибар итәргә киңәш итәр идем:

1.      Стереотиплар аркасында яшерергә тырышсалар да, көчле затлар да  эмоциональ яктан рәнҗиләр.

2.      Хатын-кыз ир-атларны аңларга сәләтле. Ир-ат белән күбрәк сөйләшергә, аралашырга кирәк.

- Ир-атларны бүген нинди психологик проблемалар борчый соң?

- Әлбәттә, стереотиплар. Мәсәлән, ир-атлардан мускуллылык сыйфатлары сорала: катылык, тәвәккәллек, көч. Бу стереотиплар аларга тагылган.

Акча табу белән бәйле стереотиплар да юк түгел. Янәсе, ирләр күбрәк хезмәт хакы алырга, гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә, ир белән хатын үзара алмашырга да мөмкин бит. Хатын-кыз күбрәк акча эшләгән, ә ире балаларны яхшырак кайгырткан гаиләләр дә бар. Моңа карап алар бәхетсез түгел. Тормышка яраклаша белергә кирәк.

- Шәһәрдә яшәүче ирләр белән авыл җирендә яшәүче ирләрнең психологик проблемалары аерыламы?

- Һәрберсенең үз кыенлыклары бар. Мисал өчен, шәһәрдәгеләр артык күп мәгълүмат эчендә яши, алар тормышта үз-үзеңне табу, югары статус алу белән мәшгүль.

Авылдагыларны исә эшсезлек, буш вакытын кызыклы итеп үткәрә алмау борчый.

- Ир-атларыбыз психологик яктан сәламәт булсын өчен нәрсә эшләргә соң?

- Минемчә, улың, әтиең, тормыш иптәшең, абыеңның беренче чиратта кеше икәнлеген онытмаска кирәк! Алар да төрле хәлләргә дучар була. Уртаклашу һәм аларның тормышы белән кызыксыну зарур. Шул вакытта аларга терәк булырга, ирешкән уңышларын күреп, ныгытырга кирәк. Мактарга һәм яхшы эмоцияләр күрсәтергә тырышыгыз!  

Айрат Зиатдинов: “Шәһәрдә яшәүче ирләр ешрак авырый”

- Соңгы вакытта Россия ир-атлары арасында нәселсезлек, йөрәк авырулары, туры эчәк һәм юан  эчәкләрендә яман шеш кебек авырулар күбрәк очрый. Әгәр дә көчле затлар яшүсмер чагыннан ук профилактика өчен ир-атлар табибы -  андрологка мөрәҗәгать итсә, күбрәк хәрәкәтләнсә, физик күнегүләр ясаса һәм дөрес тукланса, боларны булдырмау да мөмкин бит.

2018 ел ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан ителде, шул уңайдан Казанның 21 хастаханәсендә махсус үзәк ачылды. Бу үзәк үткәргән тикшеренүләр буенча, ир-атларда иң еш очраучы чирләр – ялкынсыну авырулары. Простатит, нефрит, аденома простаты диагнозы еш куела. Шулай ук сидек куыгындагы ташына зарланучылар аз түгел. Яман шеш авырулары да шактый.

Авылдагыларга караганда ешрак шәһәрдә яшәүче ир-атлар авырый. Моңа экология, аз хәрәкәтләнү һәм стресслар сәбәпче. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100