Иркутскида авылларны су басканда коммуналь хезмәт эшчеләре район башлыгы коттеджын җыештырып йөргән
Иркутскида авылларны су басканда коммуналь хезмәт эшчеләре район башлыгы коттеджын җыештырып йөргән
Иркутскида көчле су басу вакытында Нижнеудинский районы башлыгы Сергей Худоногов үз коттеджын саклап калырга тырышкан. Коммуналь хезмәтләр беренче чиратта район башлыгының шәхси хуҗалыгында эшләгәне турында мәгълүмат матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралды. Шуннан соң Россия вице-премьеры, Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия башлыгы Виталий Мутко Нижнеудинский районы башлыгы Сергей Худоноговны эштән азат итәргә кушкан. Бу турыда вице-премьерның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Социаль челтәр кулланучылар коммуналь хезмәт вәкилләренең район башлыгы йортыннан суны суыртуын, коттедж тирәләрен җыештыруын сөйләгән. Алар гади халыкка беркем дә ярдәм итмәвенә ачуланып язган. Шуннан соң Иркутск өлкәсе прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү оештыруны сорап Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәчәген хәбәр иткән.
"Виталий Мутко социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны дөреслеген тикшерергә кушты. Шуннан соң Нижнеудинский районы башлыгының махсус коммуналь техниканы шәхси мәнфәгатьләре өчен куллануы ачыкланды. Шул сәбәпле Виталий Мутко Худоноговны вазифасыннан азат итәргә кушты", диелә бу хәбәрдә.
Иркутск өлкәсендә көч су басу нәтиҗәсендә 22 кеше һәлак булды, авыллар һәм шәһәрләр су астында калды.