Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркутск өлкәсендә военкоматта атыш: хәрби комиссар реанимациядә

news_top_970_100
Иркутск өлкәсендә военкоматта атыш: хәрби комиссар реанимациядә
www.vesti.ru

Иркутск өлкәсе Усть-Илимск шәһәре хәрби комиссариатында ир кеше автоматтан ут ачкан. Хәрби комиссар каты яраланган, реанимациядә. Бу хакта «Вести.ру» хәбәр итә.

Бүген бу хакта үзенең Телеграм каналында Иркутск өлкәсе башлыгы Игорь Кобзев яза. Губернатор сүзләренчә, атучы кеше шунда ук тоткарланган. Яраланган хәрби комиссар Александр Елисеев гомере өчен хәзер табиблар көрәшә.

«Александр Владимирович исән калсын өчен табиблар кулдан килгәннең барысын да эшләр, дип ышанам. Мин куркынычсызлык чараларын көчәйтергә куштым. Зинһар, тынычлык саклавыгызны сорыйм», – дип язган Игорь Кобзев.

Алдарак атыш һәм кулга алынган кеше белән сөйләшү видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ут ачкан егеткә 25 яшь. Ул коралдан алты пуля җибәргән.

Тикшерү комитеты «хокук саклау органы хезмәткәре тормышына янау» һәм «коралны законсыз йөртү» маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан.

РИА Новости белешмәсе буенча, фаҗигадә башка кеше зыян күрмәгән. 

Усть-Илимск хәрби комиссариатындагы атыштан соң, «хокук саклау органы хезмәткәре тормышына янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итә. 

«Иркутск өлкәсе буенча Россия Тикшерү комитетының Усть-Илимск районара тикшерү бүлеге 25 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгаткан. Ул РФ Җинаять кодексының 317 маддәсендә (хокук саклау органы хезмәткәре тормышына янау), РФ Җинаять Кодексының 222 маддәсендә (коралны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу һәм йөртү) каралган җинаять кылуда шикләнелә», – дип билгеләделәр ведомствода. 

Хәзерге вакытта фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли. Гаепләнүчедән сорау алалар. Хокук сакчылары җинаять мотивларын ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100