Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең яңа фотосын тәнкыйтьлиләр: «Син бит өч бала әнисе, ирең сугышта...»

news_top_970_100
Иркәнең яңа фотосын тәнкыйтьлиләр: «Син бит өч бала әнисе, ирең сугышта...»
https://vk.com/irke_official

Җырчы Иркәнең кыска күлмәк киеп, өстәл өстенә утырып төшкән фотосы «ВКонтакте» сәхифәсендәге дуслары арасында шау-шу уяткан. Ирен сугыш кырыннан көтүче 3 бала анасының мондый позада утыруын халык өнәп бетермәгән – әлеге пост янына һәр икенчесе комментарий язып калдырган. 

«Иркә, мин синең үзеңне дә, җырларыңны да, тавышыңны да бик яратам. Тик бу фотоң ошамый. Син бит 3 бала әнисе, ирең сугышта, яшең 39да. Авторитетыңны төшермә»;

«Мин карарга оялам, менә шуңа да хәзер хатын-кызның дәрәҗәсе түбән»;

«Ни әйтергә теләгән бу хатын әлеге фото белән? Сәхнәгә менеп, сүз саен «Аллаһка шөкер» сүзен әйтәләр. Ни әйткәннәрен һәм ни кыланганнарын белмиләр. Урам кызлары кебек киенеп, урам кызлары кебек утыра. Ояты качкан. Татар халкының да иманы качкан, динсезләр, имансызлар гына хуплый ала бу фотоны»;

«Килешеп бетми»;

«Ире сугышта, ә моның шатлыгы эченә сыймый, адәм хурлыгы»;

«Сез куйгач, без карарга мәҗбүр инде татар хатын-кызларының йөзен пычратканны»;

«Ир сораган хатыннарга охшаган»;

«Ирең өчен дога кылып утырырга кирәк, һәр адымың фотога төшереп түгел. Безнең татар артистлары бөтенләй оятларын югалтты, сәхнәгә нәрсә киеп чыкканнарын белмиләр, берсен-берсе уздырып «чишенәләр». Аз гына тыйнаграк булырга ярамыймы икәнни? Яше дә 18дә түгел бит инде хәзер», – дип, әллә ниләр язып бетергәннәр. Кайбер комментарийлардан соң Иркәнең виртуаль дуслары арасында чын бәхәс купкан, «су буе» комментарийлар җыелган. 

«Һәрбер җирен тасвирлап әрләгәч күңелләре булып, «Иркәне яшәргә өйрәттек» дип күңелләре булып, сөенеп яшиме икән бу халык? Безнең Иркәгә бәйләнеп кан басымнары күтәрелә, йөрәкләре ешрак кага башлады бит, югыйсә.

Ә шатланып торсалар, шушы дөньяның илаһи матурлыгына, якты кояшның җылы нурларын сибеп язны алып килүләренә, кошларның чырык-чырык итеп, дөньяны яратып, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез, дип җырлауларына, карның матур күлләвек ясап эрүенә, әбиләрнең тышка чыгып арка җылытып торуларына… И күп инде ул матур мизгелләр. Ошамаганын күрми кала белергә кирәк. Бер гөнаһсыз кешене бетереп ташлауда шатлык табудан булмасын гомерегез. Булганына сөенеп, шөкер итеп, Ходайга рәхмәт әйтеп яшәгез.. Сез дөнья хөкемдары түгел», –дип нокта куйган бу комментарийларга һәм бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк булырга өндәгән Иркәнең бер язылучысы. 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 1 ноябрь 2023
    Исемсез
    Она молодец, завидуйте молча. Она же не голая, у неё фигура есть почему бы и нет
  • 17 март 2023
    Исемсез
    Эле намаз укыйм дигэн була бит.
  • 17 март 2023
    Исемсез
    Иркэнен авыр ситуациясен анларга кирэк. Ул шылай кыйлана да инде, ире фронтта булганга, яз да узенекен итэ. Хатын кыз да кеше бит, ана да наз, жылылык хэм зур мохэббэт кирэк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100