Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең концертта кия торган күлмәкләре юлда чәчелеп калган

news_top_970_100
Иркәнең концертта кия торган күлмәкләре юлда чәчелеп калган
Видеодан скриншот

Башкортстан якларына концерт белән китеп барганда, җырчы Иркә һәм аның төркеме күңелсез хәлгә юлыккан. Бу хакта җырчы сторисларында сөйли һәм социаль челтәрдәге дусларыннан ярдәм өмет итә.

«Дусларым, бер мәгълүмат белән чыгам. Безнең белән күңелсез хәл килеп чыкты әле генә. Башкортстан якларына юл тоткан идек. Сокуры дигән авылны үткәннән соң сулга, Опухово ягына борылдык. Шул вакытта машинабыз өстендәге багажник ачылып, костюмнарыбыз төшеп калган. Безне туктаттылар, киредән борылдык. Костюмнарны юл буена алып куярга тиешләр иде. Тик бер машина алып киткән безнең костюмнарны. Ул багажникта минем концертка киеп чыга торган костюмнар иде, нәкъ менә минекеләр.

Машинаның номерларын беләбез. «Nissan X-Trail», номерлары 123, күк төстә. Тик кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен белеп бетермибез. Опухово ягыннан сулга борылганмы ул, Казан ягынамы? Анда безнең костюмнарыбыз. Әлбәттә, без кайнар линиягә шалтыраттык. Тик үзегез беләсез, андый әйберләр тиз генә эшләнми. Бәлки, безгә кемдер ярдәм итәр. Биредә Сокуры ягыннан Казанга таба бөке. Кем күрә бу машинаны, туктатып аңлатсагыз иде. Без Опухово белән Сокуры чатында торабыз. Бәлки, берәрсе безгә очраклы рәвештә генә ярдәм итә алыр, һәм без Тәтешлегә юлыбызны дәвам итәр идек», – дип сөйләгән иде Иркә.

Әлеге борчулы вакыйга бик тиз хәл ителгән. Озак та үтмәде Иркә: «Костюмнар табылды. ГИБДД хезмәткәрләренә рәхмәт. Молодцы, егетләр. Киттек Башкортстанга», – дип хәбәр итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 май 2024
    Исемсез
    И холкайларем сезне халык кета бик маткр жырлыйсыз супер инде син Ирка группа. Супер узегезне. Молодцы. Ярый. Табылган айберлар. Молодцы шап утсен концертыгыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100