Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең ире хәрби операциядән кайткан, ул ике кызы белән генә ялга киткән

news_top_970_100
Иркәнең ире хәрби операциядән кайткан, ул ике кызы белән генә ялга киткән
Иркә аккаунтыннан скриншот

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан. Иркә бу турыда берничә көннән соң гына хәбәр итте.

«Безнең әле шундый вакыт хәзер – әлегә Айсылу (олы кызы – ред.) белән икәү генә. Кечкенә кызларыбыз ялда. Әтиләре интернетка чыгаруны яратмый. Кайтуын әйтергә, куярга кушмады. Анда мин генә түгел бит, күп кеше шунда, ди. Зинһар өчен, кирәк түгел, ди. Шуңа күрә аерылып торасы килми. Яратмый андый әйберләрне. Артур кайтты.

Балаларны алып, бүгенге көндә алар өчәүләп, рәхәтләнеп, Сочида ял итәләр. Балалар бик канәгать, әтиләре үзе дә бик бәхетле, әмма һәр видео астында шәхси тормышыбызны дөньяга чыгаруны тыярга кушты Артур. Аңлыйм, беләсе килгән кешеләр дә бардыр, шуңа күрә генә әйтеп алдым. Безнең барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер», – дип сөйли ул социаль челтәрдә.

Иркә кызы Айсылу белән тормыш, иҗат турында да сөйләште. Иркә иҗатын да, шәхси тормышын да тигез алып барырга тырышуын әйтеп алды.

«Иҗатка гына бөтен гомеремне, тормышымны биргән булсам, җиңелрәк тә булыр иде, бәлки, популяррак та булыр идем, әмма мин эшемне дә, шәхси тормышымны да параллель алып барырга тырыштым, Аллага шөкер. Икесе дә нормально гына килеп чыкты, җинел булмаса да. Менә дигән балаларыбыз бар, Аллага шокер. Мин тормыштан бик канәгать. Аллаһы Тәгаләгә дә бик рәхмәтле булып яшим», – дип сөйләде Иркә.

Соңрак Иркә тормыш иптәшенең балалар белән Сочида төшкән фотоларын да күрсәтте. «Я Раббым, балаларымны аерма әтиләреннән», – дип язып куйган. Без, хәрби операциядәге хәрбинең теләкләрен исәпкә алып, ул фотоны интернетка чыгармаска булдык.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 июль 2024
    Исемсез
    Иркэ без биК шат сезнен тормышта барда яхшы булганга.Ижатыгызны яратабыз.Артурга ошамасада языгыз беренче коннэн УК Артурнын кайтканын киткэне белэн танышып барабыз.Исэн йореп кайтсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100