news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәгә кызы Айсылу сюрприз ясаган

news_top
Иркәгә кызы Айсылу сюрприз ясаган
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркәгә кызы Айсылу көтелмәгән сюрприз ясаган. Әнисенең инде атнадан артык гастрольләрдә булуын, гаиләсен, кызын бик сагынуын белгәнгә, электричка белән әнисенең Буадагы концертына кайткан.

«Әнинең өйне бик нык сагынуын белә идем. Озак уйлап тормыйча, чәчәкләр һәм электричкага билет алдым да, әнинең концертына юл тоттым. Электричкада 3,5 сәгать кайтырга кирәк иде. Әнигә кайтачагымны әйтмәдем. Мин электричкада йөрергә бик яратам, кешеләрне күзәтәм. Бик күп кешеләр белән таныштым, матур урыннарны карап бардым, һәм мин – тиешле урында!

Әлбәттә инде, мине каршы алдылар. Чөнки концерт башланырга нибары 20 минут калган. Әни бизәнеп утыра иде. Мине күреп, шок хәлендә калды. Бер сүз дә әйтә алмады. Беренче 5 секундта ул мине танымады да бугай. Аны артык озак тоткарларга ярамаганлыгын беләм. Миллион тапкыр кочаклашабыз. Мин шушы елмаю хакына гына кайтуымны аңлыйм.

Аннан соң әни әзерләнә. Ул арада бу көннәрдә булган вакыйгалар турында сөйләшеп алабыз. Менә концерт башлана. Мин әнинең яңа концерт программасын әле беренче тапкыр карыйм. Күземнән яшь ага, миллион төрле хисләр кичерәм. Менә шундый хәлләр», – дип, күңелле видео форматында сөйләгән Айсылу якын кешесен сөендерүе хакында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар