Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә ярдәм сорый: «Бөтен дөньяга сөйләячәкмен»

news_top_970_100
Иркә ярдәм сорый: «Бөтен дөньяга сөйләячәкмен»
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә бу көннәрдә төркеме белән Сочи шәһәренә барып, бер җырына клип төшереп кайткан иде. Юлда барганда артистның командасы күңелсез хәлгә очраган. Машиналары ватылып, Сочига көчкә килеп җиткәннәр. Машинаны төзәттереп, Казанга кайткач та, барысы да уңай гына бармаган. Машина хәзер инде бөтенләй кабынмый башлаган. Иркә оста автоэлектрик эзли, язылучыларыннан ярдәм сорый.

«Дуслар, Сочига барганда машина белән бер проблема килеп чыкты. Газ педаленә басабыз, әмма тизлек артмый. ЕГР хатасын күрсәтә. Безнең машина «КИА Карнивал». Саратовка барып җиттек тә, фильтрларны чистарттылар. 80 белән Сочига барып җиттек. Автосервис таптык. ЕГРның хатасын төзәттеләр. Шулай итеп алга таба нәрсә булды дисезме? Сочида акчаларыбызны чыгарып салдык та, Казанга 32 сәгать эчендә матур гына кайтып җиттек. Безгә «төзәттек, әйбәт йөриячәк» дип кайтарып җибәрделәр бит инде. Ә монда кайткач, тагын хата чыкты. Ир-атлар тыңлый инде моны. Машинага «мочевина» салабыз бит инде, әйеме. Ә монда «мочевина» салмаган дип күрсәтә. «Салмасагыз, машина туктый» дигән язулар чыга. Шундый кисәтүләр белән Нурлат белән Актанышка барып кайттык. Кайтып җиттек, Аллаһка шөкер.

Йокларга яттым да, иртән торып, Сабаның Иләбәр авылына барырга җыендык. Аппаратурабызны төягән «Газель» Сабага Актаныштан туры китте. «Мин юынып, 2 сәгать кенә йоклыйм да киләм», – дидем егетләргә. Кайткач «Карнивал»ны сүндердем бит инде. Иртән машина йөртүчебез килә. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз – машинабыз кабынмый...

Дуслар, миңа иртәгә төш вакытына автоэлектрик табып бирегез әле, ә! Казанда эшләүче «текә» автоэлектрик кирәк. Яхшыны табарга авыр, дип әйттеләр. «Карнивал»ым эшләми, кабынмый. Ун тапкыр бастым кнопкасына, дең-дең итә дә сүнә. Ватык түгел бит инде ул.

Көтәм сездән хәбәрләр. Бөтен дөньяга сөйләчәкмен, акчасын да түләрмен. Бер нормаль кеше табып бирегез әле», – дигән Иркә.

Сабага җырчыга музыкантларының машиналары белән барырга туры килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100