Иркә инде 26 елга якын Тольятти шәһәрендә гомер кичерүче уртанчы абыйсы янына барып, аны туган көне белән котлап кайткан. Җырчы үзенең сәхифәсендә яраткан абыйсы турындагы матур истәлекләр белән дә уртаклаша.
«Әнием миңа 1 яшь вакытта эшкә чыга, ә мине күбрәк абыйларым карап үстерә. Тигрәк тә Таһир абый. Чәчемне тарап үргәнен, күлмәкләремне пөхтә итеп үтүкләп киендереп, бакчага илткәнен әле дә хәтерлим. Кышның салкын иртәләрендә зур шәлгә төреп, чанага утыртып, мине бакчага илтә дә, тирләп-пешеп мәктәпкә чаба иде….
Ул мине орышмый, ләкин мин аннан курка идем. Беркайчан да тәпи йөртмәде, гел җилкәсенә утыртып йөри иде. Беренче сыйныфка да җилкәсенә утыртып алып барды ул мине.
42 яшемә җитеп, аның миңа бер авыр сүз әйткәне юк.
Ник язасың моны, Иркә, дисезме? Мин аны бик яратам. Бу язманы үзе укымаса да, бүлешәсем килде бу бәхетем белән. Бүген бөтен эшләремне ташлап, янына барып кайттым. Кочакладым, матур сүзләр әйттем. Шундый рәхәт булды», – дип язган җырчы.