news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә хәрби хезмәттәге ире турында: «Еш булмаса да хәбәргә чыга...»

news_top
Иркә хәрби хезмәттәге ире турында: «Еш булмаса да хәбәргә чыга...»

Җырчы Иркәнең ире Артур Шабакаев, көз көне мобилизацияләнеп, хәрби хезмәткә киткән иде. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артистының тормыш иптәше булгангадыр, күрәсең, Артурны бик күпләр якын кешесен көткән кебек көтә, аның хәл-әхвәлләре белән даими кызыксынып торалар икән.

Иркә үзенә еш кына ире турында сорап язуларын яшерми. Бу юлы да ул, Артур язмышы белән кызыксынучылар өчен, бер җылы хәбәр җиткергән.

«Исән-имин, Аллага шөкер... Еш булмаса да, хәбәргә чыга... «Кая? Ничек?» – дип еш язасыз. Рәхмәт безнең белән булуыгыз өчен. Барсы да яхшы булачак, Иншә Аллаһ», – дип, юраган җырчы. Амин, диясе генә кала.

Фото: Иркәнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар