news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Тагын бер бәләкәч алып кайтыр идем, тик...»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркәне еш кына журналистлар да, җырчылар да «усал» диләр. Уфада үткән 10 нчы «Татар җыры» фестивалендә «Интертат» журналисты җырчы белән аралашып алды.

news_top
Иркә: «Тагын бер бәләкәч алып кайтыр идем, тик...»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Зомбига әйләнеп барабыз»

Сезнең белән бер чорда татар эстрадасы сәхнәсенә чыккан җырчылар арасында Сез – иң популяры, килешәсезме?

Бәлки, башкаларның үз бизнеслары бардыр, бәлки, алар үз көчләрен башка юнәлешкә бирә торганнардыр. Мин гастрольле тормыш юлын сайладым да шул юлдан тайпылмыйм. Бер башлагач, бирешмим – холкым шундый. Хәзер инде күпме көч түгелгән, күпме юллар үтелгән. Заяга булмасын, дим. Ә «иң популяры» дип әйтүең белән килешмим. Һәр артистның үз тамашачысы бар.

Арытадыр.

Беләсеңме, сәхнә – сихри бер урын ул. Наркотик кебек, дисәм дә ялгышмам. Залда 100 кеше утырамы, 1000 кеше утырамы, концерт программасын башыннан ахырына кадәр куябыз. Өстәвенә, командам да тупланган.

Үткән юлның кадере бар, димәк?

Әлбәттә! Без хәзер ныклап шушы юлга кереп киттек. Хәтта кызым Айсылуның төп эш урыны булса да, ул да концертларны көтеп ала. Ирем Артур да безнең белән. Кичергән авырлыклардан соң иремә кыенрак булыр дигән идем, әмма ул да безнең белән йөри. Әле менә Артурга Себер якларында акчалы эш тәкъдим иткәннәр иде. Башта, ризалашыр дип, куркып та куйдым, чөнки сине аңлаучы тавыш операторын табу җиңелләрдән түгел. Ә Артур – үз кешем. «Юк, ул эшкә алынмыйм», – дигәч, сөендем. Безгә бергә рәхәт, димәк, алга һәм алга.

Сез үзгәргәнсез, энергетикагыз җылырак. Хәтерлисез микән, бер 5-6 ел элек арабызда аңлашылмаучанлыклар булган иде. Бүген дә, интервью алам, дип, турыдан-туры сезгә мөрәҗәгать итмәдем. Башка кешеләр аша, риза булырмы, дип сорадым.

Фамилияң Айдарова бит?! Минем белән бәйле булган язмаларыңны әзме-күпме хәтерлим. Без барыбыз да – тере кешеләр, сиңа карата ачуым да булгандыр. 60та да, 80дә дә ялгышырга мөмкинбез – шуны аңларга кирәк. Әмма без барыбыз да еллар үтү белән үзгәрәбез. Мин шәхсән көн саен диярлек үзгәрештә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сезне «исәнләшми» дип әйтүләрен дә ишеткәнем бар.

Их, ачуланмасыннар инде. Кайчагында мин үз уйларыма батып утырам. Шулчак йөзем ачулы кешенең йөзенә охшарга мөмкин. Ә мин бары тик үз уйларыма чумган гына булам. Минем белән дә исәнләшмәүчеләр бар. Мәсәлән, мин кемнедер күрәм һәм нәкъ аның турында уйлап куям, ә ул кешенең башында, гомумән, башка уйлар булырга мөмкин. Бәлки, ул кредиты турында уйлыйдыр, бәлки, аның бурычлары бардыр яки өендә баласы авырыйдыр. Әлбәттә, ул кеше мине күрми. Аннары соңгы вакытларда кеше кешене күрми. Зомбига әйләнеп барабыз. Мин менә, үз командамда җылы мохит булсын, дип тырышам. Машинага утыргач та, телефоннарыгызны алып куегыз, әйдәгез аралашыйк, дим.

Безгә аралашу җитми хәзер, килешәм.

Уртага салып аралашу кирәк. Менә без дә хәзер синең белән сөйләшәбез, мөнәсәбәтләребез үзгәрә, син әйткән җылы энергетика да нәкъ аралашу вакытында барлыкка килә.

Боларны аңлау олыгаеп бару белән, тормыш тәҗрибәсе белән бәйледер.

Сорыйм, ачуланмасаң, синең балаларың бармы?

Ике малай, шөкер.

Ир бала сөю бәхетен миңа Аллаһ бирмәде. Малайлар әнигә якынрак була, диләр.

Әле, бәлки, соң түгелдер...

Кем белгән бит?.. Теләгем бар, мин тагын бер бәләкәч алып кайтыр идем, ләкин сәламәтлек тә бик кирәк.

Ирегез дә җәрәхәтләнде...

Аның аягын гына кистеләр бит, болай үзе Аллаһка шөкер. Минем аңа авыру кешегә кебек караганым булмады. Әйдә, бирешмибез, дим. Син аны хәзер күрсәң! Ул бик чибәр, спорт белән шөгыльләнүче, стильле киенүче ир-ат. Аңа карап, мәңге «аяксыз кеше» дип әйтмәссең. Ул – көчле рухлы кеше.

Фото: © «Татар-информ»

Мәхәббәтегез, мөнәсәбәтләрегез дә сыналган, димәк.

Язмыш сыный инде ул. Без 13 ел бергә. Әйдә, бу теманы ябыйк әле, бу хакта аралашырга теләмим.

Бер генә сорау бирәм дә... Бала теләвегез турында Артурга әйткәнегез булдымы?

Бала алып кайту яки алып кайтмау хатын-кыздан тора. Хатын-кыз бала теләсә, ире булмаса да, таба. Минемчә, ана кеше үзе хәл итә ала. «Менә мин синнән бала таптым, сине моны тиеш, тегесен тиеш», – дию дөрес түгел.

«Җәелеп сөйләшмәсәм дә, аралашуга мин һәрвакыт риза»

Тулы заллар яшь Айгөлнең (Иркәнең үз исеме – авт.) хыялы идеме?

Әлбәттә, җырчы булырга хыяллана идем. Бу сезонда 20ләп концерт куйдык. Тамашачы йөри, Аллаһка шөкер. 2 көн элек, мисал өчен, Мөслимдә идек. Анда минем 4 елдан артык булганым юк иде. Һәм концертыма 160 кеше килде, ягъни залның яртысы гына тулы иде. Менә, үзгәргәнсең, дисең бит. Бер 5 ел элек, бәлки, мин ярты зал гына булуга борчылыр идем. Ә бүген шушы кешеләрнең килүенә рәхмәтле генә булдым.

Аллаһка шөкер, торырга урыныбыз бар, концертлар да куела. Шушы 160 кеше килгән бит! Чәчәкләр, төрле бүләкләр алып килгәннәр. Димәк, Мөслимдә мине тыңлаучылар, иҗатымны яратучылар бар. Алар үзләрен дә залның тулып бетмәвендә гаепле хис иттеләр булса кирәк. Аларның менә шушы борчылуларын юкка чыгарырга һәм позитив атмосфера булдырырга тырыштым. Хәтта программаны бераз үзгәртеп, алар белән күбрәк аралаштым. Миңа шундый ошады! Их, акча кермәде бүген, дигән уйларым булмады да.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тамашачы акчасын кызганмыйча килгән икән, хөрмәт итә, димәк.

Әйе, билет бәясе – 1 мең, чәчәк бәйләмнәре 2-3 мең тора. Бер гаиләгә 5 мең, дигән сүз. Чәчәкләр алып килмәгез, дим инде болай да. Рәхәт, сүз дә юк, тик мин тамашачының хәленә керәм. Бәяләр арта бит, күреп торабыз. Килүләре, миңа кушылып җырлаулары – менә бүләк. Тамашачыма мин бик рәхмәтле, чөнки авыр чакларымда нәкъ алар миңа ярдәм кулын сузды. «Бирешмә, без синең белән!» – дип күпме яздылар, көч өстәделәр.

Сез, мәсәлән, башка артистларның репертуарыннан «Бер кайтасы иде туган якка...», «Пар алма» җырларын яңартып башкардыгыз. Сезнең хит җырларыгызны яшьләр җырласа, каршы килмәссезме?

Риза гына булыр идем. Мәсәлән, «Карлыгач» җырын алыйк. Ул хит бит, берәрсе аны үзенчә башкарсын иде. Әгәр дә минем җырыма алынсалар, бу – минем өчен зур дәрәҗә булачак.

Курыкмасыннар, әйеме?

Ник миннән куркалар икән? Миннән кайбер журналистлар интервью алырга курка хәтта. Образым бардыр, күрәсең. Курыкмасыннар, әлбәттә. Җәелеп сөйләшмәсәм дә, аралашуга мин һәрвакыт риза. Мин чын, уйный белмим. Миндә икейөзлелек юк, кемгәдер ошыйм әле, дип йөрмим. Мин барысыннан да канәгать, Аллаһка шөкер. Балаларым яхшы мәктәптә укый. Айсылуым турлар белән шөгыльләнә торган агентствода эш тапты. Табигатебез матур, Казаныбыз чәчәктә!

Әйе, шөкер, концертларыгыз бара.

– Концертларым булмасын дип, берничә кеше тырышып караган иде каравын… Алар белән талашмыйча, горур гына бу вакытларны үттем. Максатым бар, атлыйм һәм атлаячакмын. Халкыбызга кирәкле шәхес буласым килә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сез – «Барс медиа» компаниясе продукты дип әйтсәк була.

– Бу компания белән бәйле мөнәсәбәтләребезнең төрле чаклары булды. Хәтта ата-ана белән бала арасында да кайчак аңлашылмаучанлыклар була. Гел матур гына бара алмый хәлләр. Нәрсә генә булмасын, алар «Иркә» дип аталган проектны, брендны булдырдылар һәм халыкка җиткерделәр. Әтием, мәрхүмкәем, «үзең утырган агачны кисмиләр, үзең су эчкән коега төкермиләр» дип әйтә иде. Әтиемнең сүзләреннән беркайчан да тайпылганым булмады. Әлеге оешмадан китәсем килгәндә дә, исән чагында, әтием «сикереп йөрмә, эш алыштырган кешегә хөрмәт булмый» дигән иде.

Мин аларга рәхмәтле. Хәтта иҗат юлымның башында шыгрым заллар тутырырлык проект ясый алмасалар да, мине телевидение һәм радиолар аша таныттылар. Мин бит авылдан килгән бер кыз идем. Бәлки, беренче елларда мин тамашачы өчен уңай проект булмаганмындыр да. Кыска күлмәкләр дә киелде бит, халыкка бик якын да булмаганмындыр. Безне турыдан-туры бернәрсә дә бәйләмәсә дә, мин ачу саклап йөрмим, чакырсалар – киләм. Хәзер, концертларында катнашып, мин аларга ярдәм итәм.

Сорыйм инде. Төрле чагыгыз булды… Иҗатыгызны күзәтеп баручылар мине аңлар. Динә Гәрәева белән аралашасызмы?

Юк.

Ландыш белән?

Безнең аның белән, гомумән, аралашканыбыз юк. Бер 20 ел элек дуслык турында җырлаган идек – бары шул. Бу – бер пиар-адым гына иде. Ул кияүгә чыккач, безнең аралар өзелде. Ландышка бер ачуым юк. Һәрберебез үз юлын сайлады. Бик чибәр хатын-кыз ул, 4 бала анасы булса да, фигурасы яшь кызларныкы кебек. Тормышлары матур гына бара, молодцы. Беләсеңме, бәхетле кеше беркайчан да башка кешегә начарлык теләми. Ә мин хатын-кыз буларак та, җырчы буларак та бәхетле, Аллаһка шөкер.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәхет турында кычкырып әйтмә, диләр.

Бәхетсезлек, кыенлыклар турында ун тапкыр кычкырып әйтәбез, ә ник әле бәхетле булуыбыз турында сөйләмибез?! Әле менә машинабызның бер детале ватылган иде. Бер ай буе водителебез: «Эшләми, алыштырырга кирәк», – дип моңсуланып йөрде. Шушы проблеманы 1 көн эчендә чиштек, һәм ул онытылды. Ник әле, минәйтәм, без: «Менә машина ничек яхшы бара, барысы да эшли», – дип сөйләмибез, дидем. Кара әле, нинди матур көн бүген, дип әйтә белмибез, ә яңгырлы көн булса – зарланабыз. Матурлыкны, бәхетле булуны да күрә белик. Мактанырга, кыланырга ярамый, ә Ходайга шөкер кылып, барысыннан да канәгать булу кирәк. Сынаулары артта калсын, алда бары тик яктылык, бәхетле киләчәк көтсен. Оныклар сөяргә язсын, Аллаһ боерса.

Оныклар турында да уйланасызмы?

Айсылуга да әйткәнем бар, әйе. Бәлки, ул безгә бер малай алып кайтып бирер, Аллаһ боерса. Кызыма «байлык артыннан кума» дим. Артурга ул «әти» ди. Кызларым әтиләренә карап үз парларын сайласа, бер дә ялгышмас. Тыныч тормыш кирәк.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2025
    Исемсез
    Нинди мэгьнэле сузлэр! Иркэ, алдагы тормышын Гел матур,бэхетле булсын.
  • 5 декабрь 2025
    Исемсез
    Зур ихтирамга лаек ханым Иркә. Гайбәтләрдән өстен була белә, кеше сөйләми, үзен кыерсыттырмый. Соклангыч кеше.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар