Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә кызы турында: «Айсылу әле мине дә уздырачак»

news_top_970_100
Иркә кызы турында: «Айсылу әле мине дә уздырачак»
социаль челтәрләр

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина җырчы Иркә белән аның кызы, ярдәмчесе Айсылудан әни белән бергә эшләүнең уңай һәм тискәре яклары, холыкларындагы уртак яклары хакында сорашкан.

Артык игътибар һәм камералар алдында Айсылу бераз югалып та калган кебек була. Әмма артист әнисе Айсылуга бик тиз ярдәмгә килә.

Әңгәмә барышында Айсылу әнисе белән эшләүнең бик җиңел булуын, бер-берсен ярты сүздән аңлаулары хакында әйтеп киткән.

«Холыкларыгызда нинди охшашлыклар бар?» – дигән сорауга Иркә үзе җавап биргән.

«Миңа калса, без икебез дә – төгәл кешеләр. Соңгы калганны яратмыйбыз. Безгә бөтен эш тә сыйфатлы, тиз булырга тиеш. Мин Айсылуны гына түгел, калган ике кызымны да шуңа өйрәтеп маташам. Безнең бөтен әйбер ялт иткән, чиста, тәртиптә. Айсылу моны белә. Шуңа күрә өебездә нинди тәртип, эштә дә шундый тәртип. Без аның белән ул яктан охшаш. Без икебез дә ут кебек.

Айсылу ул әле мине дә уздырып җибәрер, дип уйлыйм. Мин кайвакыт артык хисләнеп китә калсам, Айсылу, салкын акыл белән уйлап, «әйдәгез, җебеп утырмагыз» дип күтәреп алырга да мөмкин», – дип сөйләгән җырчы кызы турында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100