Җырчы Иркә бу көннәрдә үзенең язылучылары белән актив аралаша. Халык аның иҗаты белән генә кызыксынып калмый, артистның шәхси тормышы – ире Артур һәм балалары турында да сораулар килә икән.
Кайберәүләр Иркәнең ире Артур инде аның белән эшләми дип уйлый башлаган. Ләкин Иркә бу сүзләрне кире какты. Аның әйтүенчә, Артур алдагы сезонда да хатыны белән бергәләп эшләячәк. «Артур әле ике ел минем белән эшләргә тиеш, миңа шулай дип сүз бирде. Безнең сезон октябрь аенда гына башлана әле», – дигән җырчы.
Иркәдән: «Кызыгыз Айсылуның кияүгә бирәсезме әллә?» - дип сораучылар да күп булган
«Дөресен әйтәм, минем аны кияүгә бирәсе килә, чөнки вакыт дип уйлыйм. Насыйп яры килеп чыга икән, без каршы түгел. Анда да без сайлап ала алмыйбыз. Бөтен ата-ананың да бардыр инде ул «мондый булсын иде» дигән теләге. Ләкин бездән генә тормый, безгә түгел, аңа яшисе.
Минем мәрхүм әтием, мәсәлән, беренче тапкыр кияүгә чыгуыма бик каршы иде. Туйга да барасы килмәде. Әни җайлап-майлап кына алып барды. Теләкләрне беләсезме ничек әйтте шул вакытта? «Барып кайт инде», - диде. Мине кияүгә бирәсе килмәде. Мин барыбер үземчә эшләдем һәм аерылдым. Нишләтәсең, миңа шушы юлны узарга кирәк булган. Аның каравы, минем алма кебек Айсылуым бар ул никахтан, - дигән Иркә.
Җырчы кызының бик актив тормыш алып баруы хакында да сөйләгән.
«Айсылу хәзер үзенең блогын алып бара. Мин аны вакытында туры эфирларга чыгарып, үземчә ярдәм итәргә тырыштым. Минем белән эшләде, тормышның төрле ягын күрде. Укып бетереп кызыл диплом алды.
Хәзер инде әкрен генә үзе шәхес буларак үсәргә тиеш дигән фикердә мин. Миңа гына ияреп йөрергә кирәк түгел. Хәзер элекке кебек бер-беребезгә ябышып йөрмибез. Аның үз тормышы булырга, ул үз юлын табарга тиеш. Айсылу булдыра торган кыз, усаллыгы да бар. Шуңа югалып калмас дип өметләнеп калам», - дигән Иркә.