Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Китте... Монысында инде еракка китте...»

news_top_970_100
Иркә: «Китте... Монысында инде еракка китте...»
Иркәнең социаль челтәрдәге аккаунты, видеодан скриншот

Иркәнең мобилизацияләнгән ире Артурны Казаннан хәрби әзерлекнең икенче этабына җибәргәннәр.

Җырчы бу хакта үзенең социаль челтәрендә бүлешкән. «Китте... Монсында инде еракка китте... Артык сүз кирәкмәс бу урында... Исән-имин кайт, Артур. Кызларыбыз белән без сине көн дә көтәчәкбез. Йә Раббым, кайтар егетләребезне», – дип язган җырчы һәм Артур белән саубуллашкан видеоны урнаштырган.

Артурны «Казан Экспо»дан озатканнар. Хәрби киемдәге Артур Иркә, туганнары, дуслары белән кочаклашып саубуллаша. Өстән явып торган кар астында, Артур, кулын болгап, «Экспо»га таба китеп бара. Видеога Иркә үзенең «Гомер сукмагы» дигән җырын куйган. Җырда мондый сүзләр бар:

«Юк, еламам, язмышымның

Егылсам да юлларында,

Көчләр жыеп торып басармын.

Тезләндерсә дә сынаулар,

Абаланып ера-ера,

Бәхетемә юллар ачармын».

 

Фото: © видеодан скриншот

Челтәрдәге дуслары Артурга исән-сау әйләнеп кайтуын, Иркәгә сабырлык теләгәннәр. «Исән-имин әйләнеп кайтсыннар барысы да. Көтәбез!», «Елаттың, Иркә. Исән-имин әйләнеп кайтыр, Алла бирсә. Ходай рәхмәтеннән ташламасын, ә син сыгылма, балалар дип, көтеп яшә, сабыр бул», «Аллаһы боерса, авызларын ерып, куанышып, яхшы хәбәрләр белән исән-имин, сау-сәламәт кайтырга язсын. Бу мәхшәр тизрәк бетсен», «Артур, сез «кайтам» дип сүз бирдегез. Сезне өйдә көтәләр», «Кайтырлар, Алла бирсә. Амин. Минем улым да китте. Ходаем, үзең саклап йөрт барча егетләребезне. Мин ышанам кайтырларына», – дип язганнар.

 

Фото: © видеодан скриншот

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100