Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Җитәр, яме, миңа сезнең өчен оят!»

news_top_970_100
Иркә: «Җитәр, яме, миңа сезнең өчен оят!»
"Татар-информ" архивы

Ире Артур Шабакаев мобилизациягә эләгеп, хәрби  киткәннән соң, җырчы Иркә җырларга да, күңел ачарга да, хәтта елмаерга да тиеш түгел икән. Һәрхәлдә кайберәүләр шулай дип уйлый һәм бу турыда җырчының үзенә дә турыдан-туры яза. Андый «акыллы» кешеләргә Иркә социаль челтәрләр аша җавап биргән. 

«Төнге 00:30. Өй эшләрен карап, салмак музыка куйдым да килеп яттым. Артур белән языштык. «Ятып алам, бүген арылды, эш күп булды», – диде. Нишләгәнен әйтми. «Иртәгә элемтәгә чыгарга тырышырмын», – диде. Күп әйберләр җибәргән идек, шулар барып җиткән. Күп рәхмәтләр әйтте. Миңа гына түгел, төркемемдәге егет-кызларга, хәзрәткә һәм дуслар җибәргән күчтәнәчләр һәм кирәк-яракларга. Булышучылар: «Безгә пиар кирәкми, иң мөһиме – чын күңелдән. Исемнәребезне яза күрмә», – диделәр. Тыңладым, язмыйм, рәхмәт сезгә, меңе белән кайтсын!

Кире сүз башына кайтам. Берничә җирдә, берничә кеше минем елмаеп фотога төшүемне үз итмәгән. Янәсе, ничек елмая бу хатын, ире сугышта була торып? Мин ямьсез итеп язмыйм, матурлап язам, алайса килешмәс. «Вы о чем?» – диим әле. Мине елмаюдан мәхрүм итеп, сезгә җиңелрәк булачакмы? Әле ярар бу сүзләрне хатын-кыз язса! Ир-атлар, сез бөтенләй бутый башладыгызмы кем булып дөньяга килүегезне? Иркә бик дәшми ул, түзә, үткәреп җибәрә. Тик шулай да җитәр яме, «егетләр». Миңа оят сезнең өчен! Елмаям һәм елмаячакмын, Аллаһы Боерса», – дип язган ул.

«Гел шулай елмаеп яшә, кызым, кеше сүзенә колак салма», «Еларга ярамый, татар юрап китерә, ди. Аллаһы Боерса, барысы да әйбәт була»;

«Ирем киткән дип, елап утырырга тиешме ул хәзер? Ул бит исән, кайтыр, нигә үзеңә негатив тартырга? Минем улым да шунда, мин дә улыма еламаска сүз бирдем. Күз яшьләрем, ул кайткач, шатлыктан гына чыгачак»;

«Син – сәхнә кешесе, кешеләрнең күңелләре боеккан вакытта да син аларга нур өстисең, яшәү дәрте уятасың. Сабырлыклар сиңа, иҗатың гөрләп барсын. Без тамашачыларыңны сөендер. Ә кешеләр төрле була – аларны гафу ит», – дип тынычландырган һәм юк-бар сүзләргә кәефен төшермәскә кушкан җырчыга тамашачысы.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Иркэ,Кеше сузе кешене утерэ дип эйтмэгэннэр борынгыдан.Сез молодец,елмаегыз!!!
  • 21 декабрь 2022
    Исемсез
    Жорес эйткан инде Ирка.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100