news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә ире Артурның хәле турында әйтте

news_top
Иркә ире Артурның хәле турында әйтте

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур, каты яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәвалана. Бу хакта җырчы җәй уртасында хәбәр иткән иде. Ул иренә катлаулы операция ясачаклары хакында сөйләде. Шуннан бирле Иркәнең Артур турында бер дә яңалыклар җиткергәне булмады. Социаль челтәрләрдәге дуслары да җырчыдан Артур турында гел сорашып тордылар, ул аларның барысын да җавапсыз калдыра килде.

Ниһаять, җырчы үзенең «ВКонтакте»дагы төркемендә Артурның хәле алга таба баруын әйткән. «Ирегезнең сәламәтлеге ничек?» – дип сораган бер язылучысына ул: «Аллаһка шөкер, барысы да яхшы», – дип җавап кайтарган.

Дуслары Иркәгә Артур өчен бик шат булуларын яза, аның тизрәк савыгып, гаиләсенә янына кайтуын тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар