Күптән түгел генә җырчы Иркә, тамашачылары һәм сәхифәсен карап баручылар алдында ачылып, тормыш иптәше Артурның махсус операциядә бер аягын югалтуы хакында сөйләгән иде. Артур хәрби операциягә мобилизациягә эләгеп, беренчеләр рәтендә китеп барды. Узган ел каты яраланып, озак вакытлар тернәкләнү узды. Хәзерге вакытта ул Иркә төркемендә тавыш операторы булып эшли.
Социаль челтәрләрдәге «Татар эстрада» төркеме Иркәдән ни өчен бу хәл турында баштан ук сөйләмәүләре, Артур белән үзара мөнәсбәтләре хакында сорашкан.
Артур белән булган хәлләрне бик озак яшереп йөрдегез. Алга таба да яшермәкче идегезме? Сүзләр чыкканга әйтергә булдыгызмы?
Мин моны яшереп йөрмәдем. Бу – Артурның теләге. Яралангач та, күп сораулар булды. Бу безнең тормышны бер якка үзгәртеп куйды. Әмма безнең хәлебез бу хакта чыгып сөйләп утырырлык түгел иде. Сөйләшәсебез килмәде безнең ул темага. Артурның бигрәк тә. Концертларда без бергә йөрибез. Артурга шортиктан йөрү уңайлы. Шунда халык күрә бит инде. Борчылулары булмасын дип, әйтергә рөхсәт итте. Психологик яктан да ул инде әзер иде. Без үзебез дә бу әйбергә күндек, өйрәндек һәм җиңелрәк карый башладык. Шуңа сөйләргә булдым.
Сез өйдә дә, эштә дә бергә? Барып чыгамы?
Өйдә гел бергә булып булмый. Мин – үз эшләрем, ул үз эшләре белән чыгып китә. Гастрольләрдә дә ул йөк машинасын йөртә, мин башка машинада киләм. Без очрашабыз сәхнәдә һәм концерттан соң кунакханәләрдә.
Без инде ирем белән шулкадәр якын кешеләр, дуслар. Безне гел бергә булуыбыз бөтенләй борчымый. Беренче елларда, бәлки, булгандыр ниндидер моментлар. Гел янәшә булуыбыз турында уйлап утырырга вакытыбыз юк безнең. Балалар, эшебез бар, тормышны алып барырга кирәк.
Артур нинди әти?
Ул – дөньядагы иң әйбәт әти. Минем мәрхүм әтиемнән соң, минем өчен иң яхшы, иң идеаль әти – Артур. Мин бүгенге көнгә кадәр Аллаһы Тәгәләмә рәхмәтле булып яшим, ярый әле шул кешедән балалар тапканмын, дим. Акыллы, тәртипле, авызыннан бернинди сүгенү сүзе чыкмас, беркайчан балаларга кул күтәргәне юк.
Кырыслыгы бар, кызлар куркып торалар. Курку – хөрмәт билгесе. Без үзебез дә әтидән куркып тора идек. Куркырга тиешләр, әти сүзеннән узарга тиеш түгелләр, аеруча, кыз балалар. Мин сөенеп туя алмыйм аның шундый булганына. Бер карыйсың, орышып та ала. Кочаклый да, ярата да белә. Мин өйдә юкта тәмле итеп пешереп ашата да белә. Барлык яктан килгән идеаль кеше. Артур турында бары тик шуны гына әйтә алам. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, кызларыма да Артур кебек менә дигән ирләр туры килсен иде.