Җырчы Иркәнең ире Артурның мобилизациягә эләгүе турында язган идек. Артур Шабакаев әлегә Казанда, башка мобилизацияләнүчеләр белән бергә өйрәнүләр уза.
Иркә ире белән даими хәбәрдә булуы турында сторисларында яза.
«Хәбәрдә торабыз. «Барысы да әйбәт. Мине генә уйлап утырма, эшләреңне эшлә», – ди. Эшләсәм дә, бер минутка да уемнан чыкмыйсың шул. Күзләрең дә моңсу әле бүген», – дигән Иркә.
Җырчы һәм кызларына сабырлык телибез. Артур исән-имин әйләнеп кайтсын.