news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә ирен янә махсус операциягә озаткач: «Хәзер йөрәгемдә сагыш»

news_top
Иркә ирен янә махсус операциягә озаткач: «Хәзер йөрәгемдә сагыш»

Татарстанның атказанган артисты Иркә кыска вакытлы ялга кайткан ире Артурны янә махсус операциягә озаткан.

«Артур тагын китте. Якыннарыбыз белән аерылышу һәрвакыт авыр. Башка төрле уйлар килә. Алла боерса, барысы да яхшы тәмамланыр», – дигән Иркә. Бу турыда «Яраткан җырлар» төркеме яза.

«Без гел бергә булдык – бергәләп ял да иттек, эшләдек тә. Тамашачыларыбызга Артурга багышланган җырымны тәкъдим иттем. Хәзер йөрәгемдә сагыш… Гастрольләргә чыгып киткәч кенә бераз онытылдым. Артур һәм башка егетләрнең галәләре янына исән-имин әйләнеп кайтуларын телим», – дип сөйләгән артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар